Кирек (себ.тат. Кирек[1], рус. Кирек[2]) — Томск өлкәсенең Томск районындагы элеккеге авыл. Ул хәзерге Калтай авыл җирлеге территориясендә урнашкан була.

Кирек
Дәүләт  Россия
Карта

Халык саны үзгәртү

Авылның төп халкын татарлар тәшкил иткән.

1926 елда авылда 54 хуҗалыкта 247 кеше яшәгән.

Тарихы үзгәртү

Авыл 1864 елда нигезләнә. 1978 елда исәптән төшә.

Авылда 1960 елларга кадәр мәчет эшләгән, 1960 елның 14 сентябрендә ябылып, бинасы хуҗалыкка тапшырыла.[3] 2004 елда бинасы сүтелә, аның урынына авылдан чыккан татарлар тарафыннан искесенә охшатып яңа мәчет төзелә.[4]

Искәрмәләр үзгәртү