Кизләү десанты яки Кара бушлатлар1942 елның 5 гыйнварында камалышка алынган Акъяр һәм Керич ярымутравыннан алман-фашист көчләрен читкә юнәлдерү максатыннан төшерелгән Кызыл Гаскәрнең тактик десанты.

Кизләү десанты
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы
Дата

5-8 гыйнвар, 1942

Урын

Кизләү

Нәтиҗә

Десант һәлак булуы

Көндәшләр
ССРБ Өченче рейх
Сәргаскәрләр
Г. К. Бузинов Һуберт-Мария Риттер фон Һейгль, полковник Мүллер Фридрих-Вилһелм
Яклар көчләре
700 гаскәри 105-нче җәяү гаскәре полкы, 22-нче төмәннең күзләү батальоны, 70-нче сапер батальоны, берничә бәтәрәй, Кизләү гарнизоны
Югалтулар
600 кеше һәлак 100 кеше һәлак

Владимир Высоцкий әлеге вакыйгага "Кара бушлатлар"[1][2] дигән җыр багышлый, нәкъ шул җыр әлеге терминны һәм дә операцияне таныта.

Тарих үзгәртү

Кизләү десанты диңгез пехотасы төмәненнән торган: капитан Бузинов җитәкчелегендә 700 гаскәри.

5 гыйнварында Акъярдан чыккан кораблар отряды десантны төшерә. Десантчылар Кизләү шәһәренең көньяк өлешен һәм причалларын яулап ала.

Шулай ук шәһәрдә партизаннар катнашында баш күтәрү башлана.

Ләкин Кара диңгездә озакка сузылган давыл кузгала һәм десантчыларга өстәмә көчләрне төшерергә ирек бирми.

Алман сәргаскәрлеге десантка каршы 105-нче җәяүле гаскәр полкы, 22-нче төмәннең күзләү батальоны, 70-нче сапер батальоны һәм берничә бәтәрәйне юнәлдерә.

Өч көн дәвамында сузылган бәрелешләр нәтиҗәсендә көч ягыннан өстен булган алман көчләре җиңә, 700 десантчыдан йөздән азрак гаскәри исән кала.

Кизләү десанты алман көчләрен Акъяр шәһәреннән читкә юнәлдерә һәм совет гаскәренә Керич ярымутравында ныклап урнашу мөмкинлеге бирә.

Фашист-алман көчләре десантны җиңеп, Кизләүнең Кызыл Тавында 12 640 кеше атып үтерә, шул исәптән әсирлеккә алынган десантчылар, җирле картлар, хатын-кызлар һәм балалар.

Исән калган десантчы А. И. Галушкин яшерен хәлгә күчә, махсус төркем оештырып фашистларга каршы җимерү эшчәнлеген дәвам итә. 1942 елның 7 маенда ул камап алына һәм бәрелешкә кереп һәлак була.

Истәлек үзгәртү

Кизләү шәһәрендә Кара бушлатлар истәлегенә багышланган берничә һәйкәл, урам, спорт клубы бар. 1С ширкәте "Кара бушлатлар" дигән санак уенын эшләп чыгара.

Сылтамалар үзгәртү

  1. https://www.youtube.com/watch?v=XmdT6cNBdJc Кара бушлатлар
  2. https://www.youtube.com/watch?v=xusrTOxoASw