Кэнва Мабуни (яп. 摩文仁賢和) (1889—1952) — каратэның Сито-рю стиле нигезләүчесе.

Кенва Мабуни
Туган телдә исем яп. 摩文仁賢和 (Ма-Бун-Ни Кен-Ва)
Туган 14 ноябрь 1889(1889-11-14)
Сюри, Наха, Окинава, Япония
Үлгән 23 май 1952(1952-05-23) (62 яшь)
Токио, Япония
Ватандашлыгы Япония байрагы Япония
Һөнәре сугыш сәнгатьләре остасы, Каратэ-доның Сито-Рю стилен нигезләүчесе
Балалар Кэнъэй Мабуни[d]

 Кенва Мабуни Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1889 елның 14 ноябренда Окинава утравының Сюри шәһәрендә затлы чыгышлы гаиләдә Мабуни Кенва туган - ул мәшһүр хәрби кланның 17-енче буын вәкиле булган, кланның нигезләүчесе Рюкю патшалыгының бөек хәрбие Кэнъё Осиро (Угусуку) булган.

  • 1903 ел — 14 яшендә (башка мәгълүматлар буенча 1902 елда) Мабуни Сюритэ хәрби сәнгате белән шөгыльләнә башлаган, аның остазы Итосу Ясуцунэ булган. Параллель рәвештә, Окинава префектурасы Беренче урта мәктәбендә укып Мабуни Ханасиро Тёмо остазының олы өйрәнчеге Итосу Анко җитәкчелеге астында каратэ өйрәнгән.
  • 1908 ел — 19 яшендә (башка мәгълүматлар буенча 1907 елда) үзенең якын дусты Мияги Тёдзун киңәше буенча Мабуни Хигаонна Канрё остазыннан нахатэ стилен якынча бер ел өйрәнгән, шуннан соң армиягә барган.
  • 1918 ел — Мигяги Тёдзун белән остаз Мабуни Окинава префектурасының каратэ өйрәнү Җәмгыятен - "Окинава кэн тодэ кэнкюкай"ны нигезләгән, ул каратэ популяризациясе белән актив шөгыльләнә башлаган (башка чыганаклар буенча 1917 елның маенда). Аның өендә хәрби сәнгатьләр сораулары турында әңгәмә кору өчен ул вакытның алдынгы остазлары җыела башлаган: Ябу Кэнцу, Ханасиро Тёмо, Фунакоси Гитин, Тосин Тибана, Тёдзё Осиро, Амбун Токуда, Симпан Гусукума, Сэйтё Токумура, Хоко Исикава һәм башкалар.
  • 1924 ел — Мабуни Окинава префектурасы диңгез һәм елга сәнгате Училищесында каратэ остазы булып эшли башлаган. Параллель рәвештә ул үз өй янында каратэ додзёсын ачкан.
  • 1925 ел — май аенда Мабуни Окинава префектурасы каратэ өйрәнү Җәмгыятенең эшчәнлеген тәртипкә салган һәм аның нигезендә тодэ өйрәнү Клубы "ТОДЭ КЭНКЮ КУРАБУ"ны нигезләгән. Клуб рәсми рәвештә Окинава префектурасы полиция департаментында теркәлгән булган һәм шуңа рәхмәтле булып Окинава префектурасында яшәүчеләрнең бердәнбер каратэкалар рәсми җәмгыяте статусын алган. Мабуни Вакаяма шәһәренә сәфәр кылган, анда ул вакытта аның танышы Уэти-Рю мәктәбе нигезләүчесе Уэти Камбун яшәгән һәм укыткан. Аның белән бергә тренировка ясагач Мабуни Симпа катасын эшләп чыгарган.

Кэнва Мабуни башка мәшһүр остазлар белән "Окинава каратэ-до клубы"н нигезләгән, бу аның тренировкалар өчен даими додзё оештыру турында элеккеге хыялын чынга ашырырга мөмкинчелек биргән. Бу зал аша Дзюхацу Кэда, Тёдзюн Мияги, Тэю Мотобу, Тосин Тибана, Ханасиро, Тэдзю Осиро, кэмпо остазы У Сяньхуй кебек каратэ-до җитәкчеләре узган. Кэнва Мабуни һәм Тёдзун Мияги клубның даими инструкторлары булып киткән.

Бу чорда тренировкаларда төп игътибар физик өйрәнүгә һәм кумитэ практикасына җәлеп ителгән. Өйрәнчекләргә техника элементлары аңлатылмаган, ә алымнар турыдан-туры сугышу вакытында күрсәтелгән.

  • 1927 ел — бу елның октябренда дзюдо белән шөгыльләнү өчен додзё ачу максаты белән Дзигоро Кано (дзюдо нигезләүчесе) зиярәт кылган.

Окинава префектурасы дзюдо буенча кара билбаулар бүлеге чакыруы буенча Кодоканның җитәкче остазлары белән бергә Окинавага дзюдо нигезләүчесе Дзигоро Кано килгән. Иң эре Окинава белгечләре - Ябу Кэнцу, Ханасиро Тёмо, Куба Косаку, Кян Тётоку, Мияги Тёдзюн, Мабуни Кэнва остаз өчен күрсәтү чыгышларын оештырганнар. Дзигоро Кано каратэ-дога сугыш сәнгате буларак югары бәяләмә биргән һәм аның бөтен Япония масштабында киң таратырга кирәк булганын билгеләгән.

Каноның хуплавын алгач, Кэнва Мабуни Осакага күчәргә карар кылган һәм Япониядә Сито-Рю каратэ-доның үстерүенә һәм таратуына керешкән. Масса аудиториясенең кызыксынуын җәлеп итү максаты белән Кэнва Мабуни тамэсивари техникасын күрсәткән - бу кирпечләр һәм такталар вату, шулай итеп җәмәгатькә яңа сугыш сәнгатенең көчен күрсәткән. Кано тырышулары белән 1931 елда "Дай-нихон Каратэдо Кай" оешмасы барлыкка килгән, ул соңрак "Нихон Каратэ-до Кай"га исемен алыштырган, ул хәзерге Сито-кайның алдан килүчесе булган.

Каратэ символы үзгәртү

Сито-Рю символы башта Мабуни гаиләсенең күп гасырлар булган тугърасы булган. Түгәрәк "Ва"ның символы булып тора - бу тынычлык һәм гармония. Түгәрәк эчендә уң якта һәм сул якта симметрик сызыклар (вертикаль һәм горизонталь) япон "шәхес" яки "кешеләр" билгесен чагылдыра (алар ике шәхескә күрсәтә: ир кешегә һәм хатынга, башка сүзләр белән ике тормыш башлангычына инь һәм янга.). Бу интерпретацияләрне берләштергәч, эмблема бөтен дөньяда тынычлыкның символы булып тора (тынычлыкта һәм гармониядә эшләүче кешеләр). Эмблеманың башка мәгънәсе дә бар. Түгәрәк чикләрендә сызыклар шулай ук ситорю каратэдоның ике мәктәбенең - "сюритэ" һәм "нахатэ"ның символлары булып торалар. Шулай итеп, эмблема ике мәктәпнең гармоник кушылуының символы булып тора - бу Сито-Рюның уникаль системасының үзенчәлеге.