Кем кирәк? татар халык уены.

Кем кирәк?
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленәләр дә кулга-кул тотынып кара-каршы басалар. Ике төркем хор белән түбәндәгечә әйтешәләр:

— Камыр — камчылык.
— Камыр башы тимчелек.
— Ахирәткә кем кирәк?
— Гөлкәй матур, шул кирәк.

Исеме чыккан бала, чакыручылар янына йөгереп, аларның сафын өзеп чыгарга тырыша. Әгәр өзә алса, бер баланы үз сафына алып китә; өзә алмаса, үзе шулар рәтендә кала.

Уен шулай чиратлашып чакыру рәвешендә барып, сафларның берсендә уенчылар беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү