Кашмау (баш. ҡашмау, тат. кашбау, чирм. кашпау, чуаш. хошпу, хушпу, удм. кашпу, рус. кошпа (диал.)[1]) — башкорт халкының милли баш киеме. Кашмауны никахка кергәннең иртәгесен яшь киленгә кидергәннәр, һәм ул ир хатынының баш киеме дип исәпләнелә.

Тегелеше үзгәртү

Төрле ыруларның кашмаулары бераз аерыла. Күбесенчә ул түбәдә зур булмаган тишек калдырып тегелгән, сәйлән-мәрҗәннәр, ахак, көмештән сугылган тәңкәләр, гөмбәзләр һәм чуклар белән бизәлгән башлык буларак билгеле. Мәрҗәннәренең төсенә ярашлы, ул кызыл, куе кызыл, көрән төстә булуы мөмкин. Башлыкны кызыл төстәге тукымадан (постау, киндер) киез я постау эчлек куеп теккәннәр. Җилкәдән арка буйлап бизәкле «койрык» — аркалык (кәүсә) тегелгән, ул хатын-кызның толымнарын каплап торырга тиеш булган. Аркалыкка да мәрҗән-сәйлән тагылган, чигеп, бизәкләр дә салынган, кортбаш, сәдәп-төймәләр тагылган. Катай кашмавы тәкыя кебегрәк тегелгән, түбә өлешендәге тишекне тасма белән аркылы-торкылы китереп беркетеп куйганнар. Муенчак, мәрҗәннән тезелгән аркалыгы аерым тукымага беркетелмәгән, ә тәкыя өлешенең читләренә тыгыз итеп тагылган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.: ТКН, 2001. 96нчы биттә. ISBN 5-298-01004-0