Кашкайлар (үзатамалары фарсы: قشقایی кашкаи («качаклар, качкыннар» сүзеннән) — Иранның көньягында яшәүче төрки халык. Загрос тауларында, көньяктан Җеһр шәһәре һәм Руде-Шур елгасының югары агымы белән, төньяктан Семиром шәһәре һәм Полвар елгасының югары агымы белән чикләнгән җирлектә, Фарс останында тормыш итәләр. Халык саны — 1,7 млн кеше (2009, бәяләмә) — 0,9 млн (2015). Азәрбайҗан теленә якын булган кашкай телендә сөйләшәләр. Шулай ук фарсы теле дә киң таралган. Кашкайлар диннәре буенча — мөселманнар-шигыйлар.

Кашкайлар
Үз аталышы

фарсы قشقایی кашкаи

гомуми сан

959 000[1]

яшәү җире

Иран Иран
1,7 млн (2008, бәяләмә)

0,9 млн (2015)[2]
Теле

кашкай, азәрбайҗан, фарсы

Дине

ислам (шигыйлар)

Кардәш халыклары:

төрки халыклар, азәрбайҗаннар

 Кашкайлар Викиҗыентыкта

Килеп чыгышы үзгәртү

Файл:Ethnicities and religions in Iran.png
Кашкайлар Иранда (кызыл)

Кашкайларның килеп чыгышы (этногенезы) бәхәсле. Гомуми «Кашкайлар» атамасы XVIII гасырның II яртысында киң кулланыла башлый. Кашкайлар калантарлар җитәкчелегендәге 5 эре (даррешури, шешбулүк, кашкүли, фарсимадан, 1830 елларда илхан гаскәре буларак барлыкка килгән амале) һәм күпләгән вак (сефихани, галлезан, рахими, игдар, кермези һ.б.) кабиләләргә (таифә) таркала. Таифәләр илханның югары хакимлеге кул астында берләшә, идарә һәм ясак җыю белән илбеги (гадәттә, илханның кече энесе) шөгыльләнә. Таифә бүлекчәләре (тире) башында кедхудлар тора, гаиләләр белән өлкәннәр (ришсефид, аксакаллар) идарә итә. Түбән катламга кәсепчеләр, музыкантлар, килмешәкләр керә. Дөя куучылар аерым һөнәри берлек хасил итә.

Тарих үзгәртү

Кашкай илханнарының хакимияте барлык Фарс останына җәелгән вакытлар була. Фирүзабад губернаторы да кашкайлардан була. 1867 елга кадәр Иран шаһы гаскәренең махсус полкын төзиләр. 1868 елда илхан Мөхәммәд Кулихан вафатыннан соң булган үзара тарткалаш һәм 1871-1872 елгы ачлык кашкайларның йогынтысын көчсезләндерә, халык саны да сизелерлек кими.

XX гасыр башыннан 1918 елга кадәр кашкайлар илханы Шираз хөкүмәте һәм инглизләр белән хамсе һәм аларга союздаш булган бәхтияр кабиләләре өчен сугыш алып бара.

1929 елда кашкайлар Фарста хөкүмәткә каршы фетнәдә катнашалар. Фетнә бастырылгач, эзәрлекләнәләр, утрак тормышка күчереләләр. 1941 елда Иран шаһиншаһы Риза Пәхләви тәхеттән ваз кичкәч, кашкайлар Фарстан хөкүмәт чиновникларын куып җибәрәләр, илхан хакимияте һәм элекке гореф-гадәтләр әйләнеп кайта.

Мәдәният үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Кашкайлар һәм аларның ханы фотосурәтләре.

Кашкайлар мәдәнияте Көнбатыш Азия күчмә халыкларыныкы белән уртак. Төп кәсепләре — көтүгә чыгарып мал (сарык, кәҗә, дөя, гарәп токымлы ат) асрау. Иң яхшы ат караучы һәм җайдак булып даррешури кабиләсенә керүче кашкайлар санала. Кашкайлар Иранда көтүләрен иң озын араларга йөртүчеләр булып тора: кышлаклары (кышлаг, кышкы тукталу урыны) Иран көньяк яссытаулыкларында, илханның кышкы ставкасы Фирүзабадта; җәйге тукталу урыннары Шираз белән Семиром шәһәре арасында.

Келәм туку киң таралган.

Яши торган йортлары: ярлыларныкы — үзләре тукыган кара йон тукымадан, байларныкы — сатып алынган ак, сары, зәңгәр тукымадан эшләнгән турыпочмаклы чатыр (чадыр, палатка). Утрак тормышка күчкән кашкайлар балчыктан сылап ясалган йортларда яши.

Ир-ат киеме: шаровар, күлмәк, архалук өстеннән шәл белән буган халат (чеке) кияләр, башларында — колакчыны күтәреп куелган киез башлык (кулах). Хатын-кыз киеме: шаровар һәм берничә итәк өстеннән киелгән күлмәк, башларына яулык бәйли. Бай хатыннар ефәктән һәм бәрхеттән эшләнгән бәбәй итәкле берничә итәк, җиңле жакет кия, алтын бизәнү әйберләре һәм тәңкәләр аса.

Төп ашамлыклары — юка кабартма, сөт ризыклары, сарык ите, кышлакта чакта — хөрмә, чәй.

Кашкайлар утрак тормышта яшәүчеләргә һәрдаим һөҗүм итеп торганнар, юлбасарлык белән дә шөгыльләнгәннәр. Кашкайларның бик азы гына җир эшкәртү (бодай, ясмык, дөге үстерү) юлы белән ризык таба.

Кабиләләр һәм катламнар эчендә гаилә кору - өйләнү мәсьәләсендә эндогамия һәм гипергамия таралган. Күпхатынлылык (полигиния) гаиләдә ир бала тумаган очракта рөхсәт ителә. Төркем никахына һәм ике туган балалары арасындагы никахка керүчеләр күп. Левират (тол хатынның мәрхүм иренең энесенә хатынлыкка баруы) һәм минорат (төпчек малайга мирас калдыру) та кулланыла. Кан үче алу бар, соңгы вакытта ул акча түләү яки дошман як вәкилләрен өйләндерү юлы белән хәл ителә.

Халык авыз иҗатында мәхәббәт («Хөсрәү вә Ширин», «Фәрхад вә Ширин»), туй, кайгы җырларын башкару, Фирдәүсинең «Шаһнамә»сеннән өзекләр уку киң таралган. Көтү күчергәндә, сугышчан уеннар вакытында җырлар башкарыла. Югары катлам вәкилләре тар, сетар дигән чиртмә уен коралында уйный. Ашыклар (ашиг) «Күругълы», Мәхмүд турында җырлар һәм хикәятләрне кыллы кеманча уен коралында уйнап башкаралар. Дөя куучылар най флейтасында уйный.

Галерея үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 13 (Кан-Ки). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

Әдәбият үзгәртү

  1. Ullens de Schooten M.-T. Lords of the mountains: Southern Persia and the Kashkai tribe. L., 1956.
  2. Иванов М.С. Племена Фарса: кашкайские, хамсе, кухгилуйе, мамасани. М., 1961.
  3. Beck L. The Qashqa’i of Iran. New Haven; L., 1986.
  4. Beck L. Nomad: a year in te life of Qashqa’i tribesman in Iran. Berk, 1991.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү