Качышлы татар халык уены.

Качышлы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
йорт тирәсе
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар, бер урынга җыелып, бер озын чыбыкка яки бауга кул тотышып, иң элек шобага салышалар. Кулы иң аста калган бала гөрләүче була. Шулай ук аны санамыш ярдәмендә дә сайлап куярга мөмкин.

Әгәр дә уен урамда булса, гөрләүчене берәр койма, багана яки өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, түшәк өеменә йөзе белән бастырып яки почмакка илтеп «гөрләтәләр». Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап әйтә:

Гөр-гөр гөрлимен,
Вакыт күбен белмимен.
Вакыт күбен белер идем,
Мин бит сезне күрмимен.
Инде озак гөрләдем,
Моннан ары түзмәмен.

Ул әйткәнче башкалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан качучы «оя»га элек килеп төкерсә, ул тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче «оя»га качучыдан алда килеп баскан булса я качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була һәм гөрләүче урынына баса. Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.

Чыганаклар үзгәртү