Каурыйлы киекләр

Каурыйлы киекләре (ау кошлары) — һәвәскәр, спорт һәм кәсеп аучылыгы объекты булган кошлар.

Аулап алынган кыр үрдәге

Элекке Советлар Берлеге фаунасында якынча кошларның 250 төре каурыйлы киекләре дип санала. Гәдәттә, «ау кошы» тәмле иткә ия була. Каурыйлы киекләре иң еш очрый торган аучылык объекты. 2009 елның 4 июльдан Аучылык турында канун буенча:

« Русия җирләрендә ау ресурсларына керәләр: казлар, казаркалар, үрдәкләр, суерлар, озан, боҗыр, көртлекләр, бүдәнәләр, кәклик, кыргавыллар, уларлар, саз көтүчесе, кугыч, тартар, камыш тавыгы, кашкалак, тәкәрлек, тулес, хрустан, камнешарка, корыхтан, травник, улитлар, мородунка, саз шөлдиләре, кроншнеплар, чуллыклар, урман үрдәкләре, гаршнеп, тәлләтәвеч, дала күгәрчене, күгәрченләр, урман күгәрченләре. »

Каурыйлы киекләрне гадәттә түбәндәге төркемләргә бүләләр:

  • Суда йөзүче киек. Казсыманнар отрядының барлык төрләре — үрдәкләр, казлар, аккошлар һәм ушандак кашкалак.
  • Сазлык-болын киеге. Барлык шөлдиләр, алардан иң мөһиме — чуллык, гаршнеп, урман үрдәге. Сазлык киегенә шулай ук тартар һәм башка көтүче кошлар (көтүчеләр, кугыч) керәләр.
  • Наратлык, яки урман киеге — озан, суер, боҗыр, ак һәм тундра көртлекләре, тәлләтәвеч.
  • Кыр һәм дала киеге — бүдәнә, кыргавыллар, соры көртлек, киек күгәрченнәр (әберчен, урман күгәрченнәре).
  • Тау киеге — уларлар, кәклик. Урта Азия тауларында, моннан тыш, еш кына тау казы очрый.
  • Чүл киеге — дала күгәрченнәре.