Каттегат бугазы

(Каттегат богазы битеннән юнәлтелде)

Каттегат бугазы (дан. Kattegat, швед. Kattegatt) — Скандинавия ярымутравы белән Ютландия ярымутравын аеручы һәм Төньяк диңгезне Скагеррак, Өресунд, Кече Бель һәм Зур Бельт бугазлары аша Балтыйк диңгезе белән тоташтыручы бугаз.

География үзгәртү

 
Скагеррак һәм Каттегат

Озынлыгы якынча 200 км, киңлеге төньякта 60 км дан көньякта 122 км га барып җитә. Тирәнлеге 10-30 м, төньяк өлешендә 50 метрдан артык.

Бугазга коючы елгалар: Гета-Эльв, Лаган, Ниссан, Этран, Виска (Швеция эченнән), Гудено (Дания эченнән).

Иң зур утраулары — Самсө, Лесө, Анхольт.

Бугазда ике агым өстенлек итә: өске катламнардагы чагыштырмача тозлылыгы кимрәк булган төньякка юнәлгән агым һәм тирәнлектәге тозлылыгы чагыштырмача югарырак булган көньяк тарафка юнәлгән агым.

«Каттегат» атамасы һолланд диңгезчеләре жаргоныннан барлыкка килгән. Башта «мәче өчен ишек» (нид. kat — «мәче» һәм нид. gat — «тишек») дип аңлатылган сүз, соңрак навигация өчен авыр һәм сайлыклары күп булган тар бугазга карата кулланылган[1][2][3]. Е. М. Поспеловның топонимия сүзлегендә бугазның атамасы борынгы скандинав теленнән kati (кораб) һәм gate (юл) — «кораб юллары» дип аңлатыла[4].


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Den Store Danske Encyklopædi (2004), версия на CD-ROM, Copenhagen: Gyldendal.
  2. Göteborg, Svenska turistföreningens landskapsserie 1978, с. 309—310, проф. Hugo Karlsson
  3. Nudansk Ordbog (1993), 15-е издание, Copenhagen: Politikens Forlag.
  4. Каттегат