Касыйм Гыйләҗев
Касыйм Гыйләҗев Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала.
Касыйм Гыйләҗев | |
---|---|
Туган | 1938 Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы |
Үлгән | 2002 Иске Чәчкаб |
Милләт | татар |
Һөнәре | шагыйрь |
Балачак еллары авыр сугыш елларына туры килә. Тормыш авырлыкларын үз башыннан үткәрә. Шуңа да карамастан иҗат эше белән мавыга башлый. Уйлану-борчуларын шигъри юлларга сала.
Аның шигырьләре "Колхоз бригадасы", "Йолдыз", "Кайбыч таңнары" газеталарында даимибасылып тора. Шигырьләренең төп темалары — әйләнә-тирәдәге үзгәрешләр, Кайбычның уңганнары, табигать матурлыгы.
Үзенең гомерендә Касыйм Гыйләҗев 100дән артык шигырьләрен бастырган.
Чыганаклар
үзгәртү- "Туган җирем — Кайбычым", Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит.