Каравылчылар һәм куяннар

Каравылчылар һәм куяннар татар халык уены.

Каравылчылар һәм куяннар
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
чишмә яисә канау үткән ачыклык
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уен уртадан чишмә яисә канау үткән ачыклыкта уйнала. Бер як ярда чишмәдән 15—20 адым ара калдырып, диаметры 1 метр булган ике түгәрәк сызыла. Бу түгәрәкләрнең арасы 10 метр чамасы булырга тиеш. Һәр ике түгәрәкнең уртасына туп яисә башка әйбер куела һәм аларны саклаучылар билгеләнә. Уенның мондый шарты бар: каравылчылар саклана торган әйбердән өч адымга артык китәргә һәм түгәрәкнең эченә керергә тиеш түгелләр. Уенда өченче каравылчы да була. Ул исә бар җирдә йөрергә ирекле, ләкин чишмәнең икенче ягындагы уенчылар янына чыгарга тиеш түгел.

Калган уенчылар «куян» булып чишмәнең икенче ягында урнашалар. Каравылчылар урыннарына басу белән, куяннар чишмәне сикереп чыгып, түгәрәк уртасындагы әйберне үзләре ягына алып чыгарга тырышалар. Каравылчылар куяннарны тота. Каравылчы кулы тигән һәрбер куян чишмә аркылы үз ярына сикерергә тиеш. Бары шул вакытта гына ул уенга яңадан кушыла ала. Сикергәндә канауга яки чишмәгә төшкән, каравылчы кулы өч мәртәбә тигән куяннар уеннан чыгарыла. Уен барлык куяннар өч мәртәбә тотылганчы, яисә түгәрәк уртасындагы әйберне куяннар алып киткәнче дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү