Кано́пус (лат. Canopus; Киль α, Киль альфасы, α Car) — күк йөзе көньяк ярымшарының Киль йолдызлыгындагы иң якты йолдызы. Күк йөзендә яктырыш буенча икенче йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы −0,72m тәшкил итә.

Халыкара галәми станциядән ясалган Канопусның фотосурәте

Хасиятләр үзгәртү

Канопус — сарылы-аклы үтә зур йолдыз. Ул, «Гиппарх» астрометрия иярчене мәгълүматлары буенча, безнең Кояштан 310 яктылык елы ераклыкта урнаша. Аның массасы 8–9 Кояшныкына тигез, ә радиусы — Кояшныкыннан 65 тапкыр зуррак. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан якынча 14000 тапкыр артыграк.

Күзәтүләр шартлары үзгәртү

Йолдызның көньяк авышы 53 градус диярлек тәшкил итә, шуңа күрә аны Төньяк ярымшарда тик төньяк киңлекнең 37 градусыннан көньяктарак күзәтергә була. Россиядә аны күрергә булмый, ә элек Советлар Берлеге территориясендә тик Төрекмәнстанның көньягында күреп алырга була.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Аның гарәп исеме Сөһәйл (гарәп. سهيلсөһәйл — «күренекле»).