Төп менюны ачу

Канзафар Усаев (шулай ук Усейнов, Хөсәенов) – Е. Пугачев җитәкчелегендәге хәрәкәт юлбашчыларының берсе. Полк атаманы.

Канзафар Усаев
Туган 1738(1738)
Уфа өязе, Чакмагыш авылы
Үлгән 10 июль 1804(1804-07-10)
Рогервик, Эстония
Милләт татар
Һөнәре дин әһеле

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Канзафар Усаев 1738 Уфа өязенең Чакмагыш авылында туган. Габдулла Туктаргали улы (Батырша) мәдрәсәсендә укуы мәгълүм. 1755 елда Батырша күтәргән восстание бастырылгач, 1757 елда Бозаязга (Кырмыскалы районы) күчкән.

Канзафар шунда әүвәл мулла, аннары йөз башы булып торган, урыс һәм төрки телләрне яхшы белгән. 400 мишәр, типтәр, башкорт катлавында торучылардан 400 кешелек отряд төзи. 1774 елның 5 июнендә Пугачев Канзафарга бригадир дәрәҗәсен бүләк итә. Үз отряды белән Кызылъяр каласын һәм Усаны алуда катнаша. 23 июльдә Кама елгасын кичкәндә Пугачев Канзафарны, Салават Юлаевны һәм тагын 4 полковникны көрәшне дәвам итү өчен калдыра.

К. Усаев 4 август көнне карательләр кулына эләгә. 1775 елның 10 гыйнварында, башка юлбашчылар белән бергә, Канзафарны Мәскәү шәһәренең сазлы мәйданына китерәләр. Мишәрләрнең баш полковнигы Пугачевны җәзалап үтерүне карап тора.

1775 елның 31 гыйнварында ул Рогервик (хәзерге Палдиски) зинданына илтеп ябыла. Ноябрь аенда бирегә Салават Юлаев белән Юлай Азналин да китерелә. Өч мөселман, иңгә-иң торып, 25 ел буена бергә каторга газапларын кичерәләр. 1797–1800 еллар арасында – Юлай, 1800 елның 26 сентябрендә Салават вафат була. Аларның һәр икесен кәфенләп, җеназа укып, Канзафар соңгы юлга озата. Ә үзе иң соңгы кеше булып – 1804 елның 10 июлендә дөнья куя.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү