Камил Тукаев

театр һәм кино актеры

Камил Тукаев, Камил Ирек улы Тукаев (1961 елның 11 гыйнвары, СССР, РСФСР, Красноярск) – театр һәм кино актеры, Воронеж Камера театры артисты.[1] Россия Федерациясенең халык артисты (2022).[2], «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты (2019).

Камил Тукаев
рәсем
Камил Тукаев Войницкий ролендә, «Ваня абзый» спектакле, Воронеж камера театры
Туганда бирелгән исеме:

Камил Ирек улы Тукаев

Туу датасы:

11 гыйнвар 1961(1961-01-11) (63 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Красноярск

Һөнәре:

театр һәм кино актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1981 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Россия Федерациясенең атказанган артисты ― 2004 Россия Федерациясенең халык артисты ― 2022 «Алтын битлек» театраль премиясе ― 2019

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 11 гыйнварында Красноярскида туган. Әнисе Татарстанның хәзерге Менделеевск районы Камай авылыннан. [3]

1979 елда Иркутск театр училищесына режиссер Михаил Богин курсына укырга керә. Аны тәмамлагач, Иркутск яшь тамашачылар театрында эшли башлый. 1987 елда ул Воронежга күченә, Воронеж театрында, аннары Камера театрында эшли башлый.

2003 елда Алексей Мурадовның «Правда о щелпах » картинасында дебют ясый. 2003 елның июнендә Сочидагы Россия Ачык кинофестивалендә («Кинотавр») «Иң яхшы ир-ат роле өчен» призына лаек була, аны «Правда о щелпах» картинасында уйнаган тагын ике актер – Леонид Окунев һәм Алексей Шлямин белән бүлешә.

2004 елда «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исеменә лаек була. 2005 елда «Солдатский декамерон» фильмында подполковник Лукин ролендә төшә.

2006 елдан Мәскәүдә яши. «Рощин һәм Казанцевнң драматургия һәм режиссура үзәге» белән хезмәттәшлек итә.

2019 елда режиссер Михаил Бычков Воронеж камера театрында куйган «Антигона» спектаклендәге Креон роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» театраль премиясенә лаек була. [4]

Татарстанда 2017 елда IV театраль «Свияжск АРТель» [5], 2019 елда «Буинская Талия» [6] лабораторияләре эшендә катнашкан. 2022 елда Әлмәт театрында К. Тукаев куйган «Җил артыннан» спектакле (автор: Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе) XIX Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестивалендә (Түбән Тагил) Гран-при алган [7].

Иҗаты үзгәртү

Фильмография үзгәртү

  • 2003 — Правда о щелпах — Сперанский
  • 2005 — Солдатский декамерон — подполковник Лукин
  • 2007 — Красный жемчуг любви
  • 2007 — Судебная колонка (телесериал) — Игорь
  • 2008 — Встречная полоса (телесериал) — Мордин
  • 2008 — Дважды в одну реку — Игорь
  • 2008 — Фотограф (телесериал)
  • 2009 — Чудо — Валериан Григорьевич
  • 2010 — Москва-рай
  • 2010 — Достоевский (телесериал)
  • 2011 — Бежать (телесериал)
  • 2012 — Инспектор Купер (телесериал)— Михалёв
  • 2014 — Переводчик (телесериал) — Семён
  • 2020 —Доктор Лиза (фильм)— Антипов
  • 2021 — Чиновница (телесериал) — Богданов

Гаиләсе үзгәртү

 
Камил улы Клим Тукаев Ельцин-үзәктә, 29 август 2021 ел

Хатыны Нина Прошунина, рәссам. [8];

Улы Клим Тукаев (1998), кинорежиссер. [8]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү