«Кальмар уены» (кор. 오징어게임) — исән калу, маҗаралы боевик, триллер һәм драма жанрында Көньяк Корея веб-сериалы. Барлык тугыз эпизодның режиссёры һәм сценарий авторы Хван Дон Хек була. 2021 елның 17 сентябрендә Netflix платформасында сериалның дөнья премьерасы була.

Кальмар уены
Логотип
Атама 오징어 게임 һәм Оджинъо кеим
... хөрмәтенә аталган игра в кальмара[d]
Моннан файдаланып эшләнгән Игра в кальмара: Вызов[d]
Жанр фильм про выживание[d], телесериал-триллер[d][1], драма сериалы[d][2][3], криминальный телесериал[d][4], экшен-сериал[d][3], телесериал о загадке[d][3] һәм драма[d]
Булдыручы Хван Дон Хёк[d]
Чыгару урыны Көньяк Корея[3]
Беренче телечелтәр Netflix
Чыгыш иле  Көньяк Корея
Чыгыш теле кәрия теле
Башлану вакыты 17 сентябрь 2021
Режиссер Хван Дон Хёк[d]
Сценарий авторы Хван Дон Хёк[d]
Рольләрдә Ли Джон Джэ[d]
Пак Хэсу[d]
Хо Ён Чон
О Ёнсу[d]
Анупам Трипати[d]
Ким Джурён[d]
Ви Хаджун[d]
Хо Сон Тхэ[d]
Ким Ёнок[d]
Ли Джиха[d]
Heo Dong-won[d]
Lee Du-seok[d]
Ли Юми[d]
Ли Бёнхон[d]
Кон Ю[d]
Кан Мальгым[d]
Ю Сон-джу[d]
Арт-директор Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 206: bad argument #1 to 'format' (string expected, got nil).
Көйязар Чон Джэ Иль[d]
Җитештерүче ширкәт Siren Pictures[d]
Таратучы ширкәт Netflix
Вакыйга кая урын алган Көньяк Корея
Тәнкыйтьчеләр бәясе 93[5]
Бүлемнәр саны 9
Сезоннар саны 2
Тарату төре Video on Demand[d]
Рәсми веб-сайт netflix.com/title/81040344
Һәштәге SquidGame
Аудиосистема Dolby Atmos[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 79 620
 Кальмар уены Викиҗыентыкта

«Кальмар уены» дөньяның 90 илендә, шул исәптән АКШ һәм Бөекбритания дә, Netflix та иң күп карала торган сериаллар исемлеген җитәкләгән[6][7]. Премьерадан соң беренче дүрт атна эчендә сериалны 142 млн тамашачы караган, һәм «Кальмар уены» рәсми рәвештә Netflix тарихында иң популяр сериалга әверелгән[8].

Рольләрдә үзгәртү

  • Ли Джон Джэ — Сон Ки Хун (№ 456), йөртүче һәм уйнарга яратучы;
  • Пак Хэ Су — Чхо Сан Воо (№ 218), холдинг компаниясендә инвестицион төркем җитәкчесе;
  • Ви Ха Джун — Хван Чун Хо, полиция офицеры;
  • Чон Хо Ён — Кан Сэ Бёк (№ 067), Төньяк Кореядан качучы;
  • О Ён Су — О Иль Нам (№ 001), баш мие шешле өлкән ир-ат;
  • Хо Сон Тхэ — Чан Док Су (№ 101), җинаятьче;
  • Анупам Трипати — Али Абдул (№ 199), Пакистаннан гастарбайтер;
  • Ким Чжу Рён — Хан Ми Нё (№ 212).

Җитештерү үзгәртү

«Кальмар уены»н булдыручы Хван Дон Хек 2008 елда әнисе һәм әбисе белән яшәгәндә һәм акчасы җитмәгән вакытта уйлап тапкан. Сценарийның беренче варианты 2009 елда әзер була. Хван үзенең сценариен төрле продюсерлык компанияләренә ун ел дәвамында сатарга омтылган, әмма җирле студияләр бу идеяны кабул итмиләр[9][10]. Бер моментта Хванга хәтта сценарий язуны туктатырга туры килгән, чөнки ул үзенең ноутбугын сатарга мәҗбүр булган. 2019 елда Netflix Хван сценарие белән кызыксына. 2019 елның сентябрендә Көньяк Кореяның «Алтынчы раунд» (ингл. Round Six) дигән сериалын эшли башлау турында игълан итә[11].

Сериалны төшерү 2020 елның июненнән октябрь аена кадәр бара, шул исәптән COVID-19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, мәҗбүри бер айлык тәнәфес белән[12].

Музыка үзгәртү

Сериалга музыканы, элек Оскар лауреаты «Паразитлар» фильмына саундтрек язган Чон Чжэ Иль яза[13]. Чон әсәрләреннән тыш саундтрекка Пак Мин Чжу һәм 23 тәхәллүсе астында танылган башкаручы җырлары кертелә.

Сериалның саундтрекы 2021 елның 17 сентябрендә чыга[14].

Треклист Squid Game
ИсемМузыка Озынлык
1. «Way Back Then» Чон Чжэ Иль 2:31
2. «Round I» Чон Чжэ Иль 1:19
3. «The Rope Is Tied» Чон Чжэ Иль 3:18
4. «Pink Soldiers» 23 0:38
5. «Hostage Crisis» 23 2:22
6. «I Remember My Name» Чон Чжэ Иль 3:13
7. «Unfolded...» Чон Чжэ Иль 2:38
8. «Needles and Dalgona» Пак Мин Чжу 3:44
9. «The Fat and the Rats» Пак Мин Чжу 1:52
10. «It Hurts So Bad» Чон Чжэ Иль 1:13
11. «Delivery» 23 4:55
12. «Dead End» 23 5:25
13. «Round VI» Чон Чжэ Иль 5:54
14. «Wife, Husband and 4.56 Billion» Чон Чжэ Иль 4:26
15. «Murder Without Violence» Пак Мин Чжу 1:53
16. «Slaughterhouse III» Чон Чжэ Иль 8:16
17. «Owe» Чон Чжэ Иль 2:26
18. «Uh...» Чон Чжэ Иль 3:38
19. «Dawn» Чон Чжэ Иль 6:41
20. «Let's Go Out Tonight» Чон Чжэ Иль 3:27
69:49

Премьера үзгәртү

2021 елның 17 сентябрендә Netflix платформасында сериалның дөнья премьерасы була[15].

«Кальмар уены» бөтен дөньяда Netflix ның иң күп карала торган ун сериал рейтингын җитәкләгән беренче Корея драма сериалы була. Сериал 90 илдә беренче урынны ала. Netflix бәяләвенчә «Кальмар уены» стрим-сервиска 891 млн доллар табыш китерәчәк, дип Bloomberg агентлыгы хәбәр иткән[16]. Шул ук вакытта сериалның тугыз эпизодын җитештерү 21,4 млн долларга төшкән.

2021 елның 12 октябрендә «Кальмар уены» рәсми рәвештә Netflix тарихында иң популяр сериалга әверелә.

Rotten Tomatoes сайтында сериал тәнкыйтьчеләрнең 61 рецензиясе нигезендә 10 баллдан уртача 8,2 балл белән рейтингның 93 % тәшкил итә. Metacritic сайтында сериал рейтингы мөмкин булган 100 баллдан 69 балл тәшкил итә[17].

Бүләкләр һәм номинацияләр үзгәртү

Бүләк Тапшыру вакыты Төркем Номинантлар һәм алучылар Нәтиҗә Чыганак
«Готэм» премиясе 20121 елның 29 ноябре Ел ачышы — сериаллар Кальмар уены Көтелә [18]
Дебют сериалында иң яхшы роль Ли Джон Джэ Көтелә

Искәрмәләр үзгәртү

  1. What is 'Squid Game' on Netflix? Here's what you need to know
  2. https://www.ezanime.net/squid-game-que-esta-haciendo-que-este-k-drama-sea-increiblemente-popular-entre-la-gente-descubrelo/
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 https://www.imdb.com/title/tt10919420/
  4. https://www.bbc.com/news/world-asia-58729766
  5. Rotten Tomatoes — 1998.
  6. Yip, Waiyee; Lee, William (2021-09-30). Squid Game: The Netflix show adding murder to playground nostalgia. BBC. 2021-10-06 тикшерелгән.
  7. Usher, Tom. (2021-09-29). Squid Game is about to become Netflix’s most popular series ever — here’s why. GQ.
  8. Hirwani, Peony. (2021-10-13). Squid Game is officially Netflix’s biggest ever launch as 111 million viewers tune in. The Independent.
  9. Yoon, Dasl; Martin, Timothy W. (2021-10-02). Netflix’s ‘Squid Game’ Is the Dystopian Hit No One Wanted—Until Everyone Did. The Wall Street Journal. 2021-10-07 тикшерелгән.
  10. 황동혁 감독이 말하는 <오징어 게임>의 관람 포인트. Cine21 (2021-09-16).
  11. Director Hwang Dong-Hyuk to produce new korean original series, Round Six. Netflix (2019-09-02).
  12. Ramachandran, Naman (2021-10-08). ‘Squid Game’ Star Anupam Tripathi on Netflix’s Global Phenomenon: ‘This Was Just The Starting Point’.
  13. Beek, Michael (2021-10-18). Squid Game soundtrack: what pieces of classical music are used in Squid Game and who composed the score?.
  14. 오징어게임 OST (2021-09-17).
  15. Robinson, Jacob. (2021-08-11). Netflix K-Drama Thriller 'Squid Game' Season 1: Coming to Netflix in September 2021. What's on Netflix.
  16. Spangler, Todd. (2021-10-16). Netflix Projects ‘Squid Game’ Will Generate $891 Million in Value, According to Leaked Data. Variety. 2021-10-21 тикшерелгән.
  17. Squid Game: Season 1. Metacritic.com.
  18. Andreeva, Nellie. (2021-10-21). ‘Squid Game’ Gets First Awards Recognition With Two Gotham Nominations. Deadline Hollywood. 2021-10-22 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү