Калып:Портал:Динозаврлар/Сайланган мәкалә

Стегозаврлар(лат. Stegosaurus) - кош ләгәнле динозаврлар төркеме.

Стегозаврларның аркаларында һәм койрыкларында бик күп сөякле пластиналар hәм шиплар булган. Без белгән стегозаврларның борынгысы - хуаянгозавр (Huayangosaurus). Озынлыгы 4 метрга, үсеме - 1,5 метрга җиткән. Стегозаврларның үсеме 3 метрга, ә озынлыгы 7,5 метрга тигез иде. Хуаянгозаврлар аерым гаиләгә керә. Башка стегозаврлар икенче гаиләгә керәләр. Ул гаилә 15 динозаврдан тора. Аларның кайберләре:

Стегозаврларның башлары бик бәләкәй булган. Аларның баш миләре Әстерхан чикләвегедәй иде. Ә гәүдәләре, киресенчә, зуп-зур булганнар. Шиплар, пластиналар бик куркыныч күренгәннәр. Төрле стегозаврларның пластиналары аерылганнар. Әмма ул тыштан кувәтле кораллар зыянсыз иде. Чөнки алар бик нечкә булганнар. Кайбер галимнәр пластиналарны аларның терморегуляторлары булган дип саный. Ерткыч динозавр hөҗүм иткәндә, аларга кан җитә алган, шулай итеп стегозавр дошманны куркыта алган. Шиплар да нык куркытканнар. Әмма пластиналарның hәм шипларның чын максатын белеп булмый.

Хуаянгозавр, лексовизавр hәм дацентур - иң борынгы стегозаврлар, Җирдә Юра чорының уртасында яшәгәннәр (170 миллион ел элек). Стегозаврларның иң зур өлеше юра периодының азагында яшәгән. Әмма стегозаврларның кайберләре акбүр чоры башына тиклем яшәп килгәннәр (110 миллион ел элек). Аларның берсе — вуэрозавр. Стегозаврлар сөякләрен Җирнең күп урынында табалар. Лексовизавр hәм дацентур Аурупа территориясендә, кентрозавр - Африкада, туоюангозавр hәм вуэрозавр Кытайда яшәгәннәр. Стегозаврлар Төньяк Америкага да күчкәннәр. Беренче стегозаврлар һәм хуаянгозаврлар Кытайда яшәгән. Палеонтологлар озак уйлаганнар: "Изолировать ителгән стегозаврлар Азиядән башка якларга ничек күчкәннәр?" Шуннан алар Азиянең Аурупа белән кыскавакытлы берлеге төрында гепотеза тәкъдим иткәннәр.