Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә

Reincarnation AS.jpg

Реинкарнация — биологик үлемнән соң мәхлукатның физик булмаган рухи асылының тормышы башка физик формада дәвам ителүе турында фәлсәфи һәм дини концепция; үлем һәм янә туу циклын тасвирлаучы Самсара доктринасының өлеше.

Көньяк һәм Көнчыгыш Азия илләрендә киң таралган Буддизм, Җәйничелек, Сикхчылык һәм Һинд диненең үзәк концепциясе булып тора; ортодоксаль Яһүдилекнең күп агымнарында, Төньяк Америка һәм Австралия асаба халыкларының кайбер ышануларында күзәтелә. Пифагор, Сократ һәм Платон кебек Борынгы Греция фәлсәфәчеләренең бу карашлы булуы билгеле. Христианлык һәм Исламның күпчелек агымнарының рәсми тәгълиматларында сүзгә алынмый, әмма Катаризм, Аләвиләр һәм Друзлар кебек билгеле юнәлешләрендә барлыгы таныла. ↪ Дәвамы