Калып:Баш бит/Вакыйгалар/11 август
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/11 август битеннән юнәлтелде)
Чадта бәйсезлек көне
- 1804 — Австрия империягә әйләнә.
- 1918 — Баһау Нуриманов, Башкортстандагы инкыйлаб хәрәкәте җитәкчеләренең берсе һәлак була.
- 1958 — татар язучысы, драматург Әхмәт Фәйзи вафат була.
- 1960 — күренекле татар драматургы, җырлар авторы һәм башкаручы Зөлфәт Хәким дөньяга килә.
- 1984 — АКШ президенты Рональд Рейган үз-үзен белештермичә, «Русияне биш минуттан бомбалау» турында хәбәр итә.
- 1988 — төрки телләр белгече Әхнәф Юлдашев вафат була.
- 1999 — Бөтен Аурупадан күренгән тулы кояш тотылуы.
- 2007 — татар язучысы, шагыйрь Нияз Акмал гүр иясе була.
- 2009 — язучы-публицист Рәмзи Илялов вафат була.