Кала алу татар халык уены.

Кала алу
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
бүлмә
Физик активлык

Уйнау тәртибе

үзгәртү

Уен зур булмаган мәйданда яки бүлмәдә уйнала. Уйнаучыларның саннарына карап түгәрәк бер сызык сызалар. Түгәрәкнең уртасында өч таякны бергә бәйләп бастырып куялар. Ул «кала» була.

Барлык уйнаучылар, берсеннән-берсе берәр аршын чамасы ара калдырып, түгәрәк сызык тирәсенә тезеләләр. Берсе каланы саклар өчен түгәрәкнең уртасында кала.

Уйнаучыларның берсе җитәкче булып, аның күрсәтүе буенча бер бала буксә (туп) белән калага бәреп тидерергә һәм аны аударырга тырыша. Җитәкче буксәне кулы белән кире бәреп каланы саклый. Кире кайтарылган буксә тагын бер уенчы кулына эләгә, ул тагын калага бәрә. Уенчыларның берсе каланы бәреп аударганга кадәр уен шулай дәвам итә. Соңыннан каланы бәреп аударучы үзе кала сакчысы була.

Уенның түбәндәге кагыйдәләре бар:

Уйнаучылар буксәне ыргытканда түгәрәк эчендә тора алмый; буксәне аяк белән сугарга ярамый; кала сакчысы буксәне ике кулы белән дә, бөтен гәүдәсе, аягы белән дә саклый ала, тик аяк белән тибәргә ярамый; таяклар җиргә егылганнан соң гына кала «алынган» хисаплана; урыныннан кузгалган яки ава башлаган каланы төзәтеп куярга ярамый; сакчы каланы ялгыш үзе аударса, ул «җиңелгән» санала һәм икенче сакчы белән алмаштырыла.

Чыганаклар

үзгәртү