Кайхөсрәү Д. Ирани

Кайхөсрәү Д. Ирани [3] - ул Иммануил Кант фәлсәфәсендә һәм фән фәлсәфәсендә махсуслашкан фәлсәфәче булган. Ул Һиндстанда, Бомбейда Сэр Диншаһ Ирани һәм Бану Митһибаһи Сетһнаның иң олы угылы булып туган. Ул Принстон Университетында укыган һәм Альберт Эйнштейнның студенты булган. Ул Нью-Йорк Шәһәр Колледжында озак вакыт дәвамында фәлсәфә бүлегендә укыткан, анда ул тугыз ел буена рәис буларак хезмәт иткән.[4] Ул Нью-Йорк Фәннәр Академиясе, Америка Фәлсәфи Ассоциациясе, Фән Фәлсәфәсе Ассоциациясе һәм Америка Дин Академиясе әгъзасы булган.[5] Ул "тормышның рухи үлчәмен ныклы итү" өчен Темплтон Премиясе өчен хәким булган.[6] Ул Нью-Йоркның Зәрдөштлек җәмәгатендә актив булган.

Кайхөсрәү Д. Ирани
Туган 1 май 1922(1922-05-01)[1][2]
Үлгән 29 июнь 2017(2017-06-29) (95 яшь)
Әлма-матер Принстон үнивирситите
Һөнәре фәлсәфәче

Публикацияләр үзгәртү

  • Social Justice in the Ancient World (Greenwood Press, 1995) (Борынгы Дөньяда Иҗтимагый Гаделлек)
  • Rationality in Thought and Action (Greenwood Press, 1986) (Фикер һәм Гамәлдә Рациональлек)
  • Emotion: Philosophical Studies (Haven Pub. Corp., 1983) (Эмоция:Фәлсәфи Өйрәнүләр)
  • Pathology and Consciousness (Haven Pub. Corp., 1978) (Патология һәм Аң)

Искәрмәләр үзгәртү