Кайвакыт алар кире кайталар (фильм)

«Кайвакыт алар кире кайталар» (ингл. Sometimes They Come Back) — куркыныч фильм, Стивен Кингның шул ук исемдәге әсәрен экранизацияләү.

Кайвакыт алар кире кайталар
ингл. Sometimes They Come Back
Жанр куркыныч фильм[d] һәм әдәби әсәрне экранлаштыру[d]
Режиссёр Том Маклафлин[d]
Продюсер Дино Де Лаурентис[d]
Сценаричы Лоуренс Коннер[d]
Көйязар Терри Плумери[d]
Киноширкәт Дистрибьюция:
CBS[d]
Нәрсәгә
нигезләнгән
Иногда они возвращаются[d]
Озынлык 97 минут
Ил  АКШ
Тел инглиз теле
Дөнья күрү 1991, 22 август 1991 (Алмания),
Киләсе
фильм
Иногда они возвращаются... снова[d]
IMDb ID 0102960

Сюжет үзгәртү

Мәктәп укытучысы Джим Норман хатыны һәм улы белән балачагының шәһәрчегенә кайта, анда 1963 елда аның өлкән абыйсы Уэйнны хулиганнар үтергән, алар соңыннан тимер юл һәлакәтендә һәлак булганнар.

Әмма кайту чынбарлыкка әйләнгән коточкыч төшләр белән бәйле булып чыга. Үледән терелгән өч хулиган Джимның өч укучысын үтерәләр һәм аларның сыйныф урыннарын алалар. Әмма аларның ахыргы максаты — Джимга үч алу. Алар Норманны һәм аның гаиләсен туннельгә тарталар, әмма Джим ярдәмгә башка дөньядан үзенең абыйсы Уэйнны чакыра.

Рольләрдә үзгәртү

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Китаптан аермалы буларак, явызлар 17 елдан соң түгел, ә 27 елдан соң кайталар. Бу «Ул» романына сылтама булып тора, анда клоун Пеннивайз һәр 27 ел саен кайта.
  • Йоклар алдыннан Джим һәм Салли Дино Де Лаурентис продюсерлык иткән «Кинг-Конг» (1976) фильмын карыйлар.

Сылтамалар үзгәртү

«Иногда они возвращаются»(ингл.) Internet Movie Database сайтында