Кайбыч аучылык тыюлыгы

(Кайбыч аучылык заказнигы битеннән юнәлтелде)

«Кайбыч дәүләт аучылык тыюлыгы» (рус. Кайбицкий государственный охотничий заказник) — Татарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан аучылык җирләре тыюлыгы. Кайбыч аучылык тыюлыгы Татарстанның сакланыла торган табигый территорияләре исәбенә керә.

Кайбыч аучылык тыюлыгы
Нигезләнү датасы 1963
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кайбыч районы
Мирас статусы табигать һәйкәле[d]
Карта

Этимологиясе

үзгәртү

Топоним «Кайбыч» ойконимы (Кайбицы) һәм «тыюлык» оронимы терминыннан килеп чыккан.[1]

Тарихы

үзгәртү

«Кайбыч аучылык тыюлыгы» 1963 елда оеша.[1]

География

үзгәртү

Аучылык тыюлыгы Кайбыч районының төньяк-көнбатыш өлешендә, ТурминскийИске Чәчкаб юлларыннан төньяктарак, Иске ЧәчкабСалтыйганБагай юлларыннан көнчыгыштарак, Гөбенә белә Бәрле елгалары арасында урнашкан.[1]

Мәйданы 20 200 гектар[2] җирне алып тора. Шул исәптән, урманнар якынча 3 400 гектар территория били.[1]

Тыюлык территориясендә поши, кабан, кыр кәҗәсе, ак куян, үр куяны, төлке, сусар, соры көртлек, көртлек саклана.[1]

Максаты

үзгәртү

Татарстан Республикасының Идел аръягы экология-географик зонасы аучылык объектларына кертелгән хайваннар дөньясы объектларының популяцияләрен торгызу һәм саклау өлешендә табигатьне саклау аеруча зур әһәмияткә ия. Максат булып барлык хайваннар дөньясы объектларына караган объектларны, аларның яшәү тирәлеген саклау, шулай ук уңайлы шартлар тудыру өчен яңадан торгызу юлы белән кирәкле биотехник чаралар уздыру тора.

«Кайбыч» дәүләт табигый аучылык тыюлыгы тыюлык чикләрендә, табигый берләшмәләрнең бөтенлеген саклау, Татарстан Республикасының барлык аучылык хайваннарының популяцияләрен саклау һәм торгызу өчен уңай шартлар булдыручы функциясен башкара.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006. – Т. 3: К–Л. – 664 с.
  • Потапова НА, Назырова РИ, Забелина НМ, Исаева-Петрова ЛС, Коротков ВН, Очагов ДМ М.: ВНИИприроды (2006):36.