Казан шәһәренең 165 нче мәктәбе

Казан шәһәренең 165 нче урта мәктәбе (Казан шәһәренең инглиз телен тирәнәйтен өйрәнә торган 165 нче урта мәктәбе, school 165) - Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан урта гомум белем бирү учреждениясе.

Казан шәһәренең 165 нче мәктәбе
Карта
Төр мәктәп
Урын Четаев урамы һәм Габдулла Бичурин урамы
Шәһәр Яңа Савин районы
Ил  Россия
Координатлар 55°49'22.447"тн, 49°7'39.659"кнч

Мәктәпнең турында үзгәртү

Казан шәһәренең 165 нче урта мәктәбе 1998 елның 1 сентябрьнән бирле эшли. 1998 елда 740 укучы һәм 83 мөгаллим үз эшчәнлеген даими рәвештә алып барган. Мәктәпнең беренче директоры булып Рәсәйнең атказанган укытучысы, милли мәгариф эшлеклесе, Татарстан республикасының Шәһәр думасының депутаты Староверов Иван Никита улы билгеләнгән. 2007 елдан башлап мәктәп белән Шәмсетдинов Айдар Илдар улы җитәкли. Ул - "2003 ел укытучысы" бәйгесенең шәһәр этабы җиңүчесе; 2010-2014 елларда Казан шәһәренең Шәһәр думасында депутат.

Хәзерге вакытта әлеге мәктәптә 1789 укучы (61 сыйныф) укый. 104 мөгаллим балаларга белем бирә. 88 укытучы квалификацион дәрәҗә алган, шуларның арасында иң югары дәрәҗәгә - 15, беренче дәрәҗәгә - 58 һәм икенче дәрәҗәгә - 15 мөгаллим ия булган. Мөгалимнәр үз эшчәнлекләрен актив алып баралар. Биредә Татарстан республикасының атказанган укытучысы (1) данлы исем алган укытучылар эшли.

Мәктәп каршысында 13 түгәрәк эшләп килә. Әлеге түгәрәкне мәктәп мөгалимнәре һәм өстәмә белем бирү учреждениясе мөгалимнәре дә җитәкли. Һәрбер балалар сәнгатенең үз программасы бар. Түгәрәкләрнең төп максаты булып балаларның сәләтләрен ачу, аларны үстерү тора. Спорт секцияләренә (каратэ, футбол, басктбол, өстәл теннисы, бокс, волейбол) 1-11 сыйныф укучылары яратып йөриләр. Укучыларның 40 % мәктәп түгәрәкләре һәм спорт секцияләре белән кызыксыналар. Әлеге балалар - район, шәһәр, республика конкурсларының җиңүчләре, призерлары.

Ел саен мәктәп базасында төрле бәйрәмнәр, чаралар үткәрелә. "Картлар көне", "Алтын көз", "Җиңү көне", "Әниләр бәйрәме", "Балаларны саклау көне", "Шәһәр көне", "Май чабу бәйрәме", "Нәүрүз", "Туган тел көне" һәм башкалар шуларның күркәм үрнәкләре булып тора. Чаралар өлкәннәр һәм кечкенә буын вәкилләре арасында җылы мөнәсәбәт булдыру, олыларны хөрмәтләү, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.

Мәктәптә Татар дәүләт филармониясе, Яшь тамашачылар театры, Г.Камал исемендәге театры, Г.Кәриев исемендәге театры, Курчак театры һ.б. артистлары белән очрашулар була. Укучылар әфган сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбыз белән чаралар уздыралар.

Ел саен мәктәпнең 99 % чыгарылыш укучылары техникумнар һәм югары уку йортларында укуларын дәвам итәләр. Педагогик коллективның төп критериясе булып заман белән бергә атлау, алга, киләчәккә омтылу тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Кулланылган әдәбият исемлеге үзгәртү

  1. О школе 2019 елның 10 апрель көнендә архивланган.
  2. МАОУ «Средняя общеобразовательная школа №165 с углубленным изучением английского языка» Ново-Савиновского района г. Казани 2019 елның 10 апрель көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү