Казанның меңьеллыгы мәйданы
Казанның меңьеллыгы мәйданы — Казан шәһәре Киров районының Юдино бистәсендәге мәйдан. Шәһәрнең яңа һәм иң зур мәйданнарының берсе, бистәнең дүрт мәйданнарының берсе, ул башка өч мәйданнан (Дан аллеясы, Тимер юлчылар мәйданы һәм Юдино мәйданы) ерак түгел урнашкан. Казан үзәгендә шундый исемле шәһәрнең төп мәйданы — Меңьеллык мәйданы бар.
Казанның меңьеллыгы мәйданы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Киров районы |
Почта индексы | 420078 |
Казанның меңьеллыгы мәйданы Викиҗыентыкта |
Кечкенә генә озынча мәйдан тимер юлның җитештерү корылмалары һәм юллары алдында урнашкан һәм Ильич урамының бетү ягында тора. Мәйданның көнчыгыш өлешеннән Ильич һәм Революция урамнары чатына юл үтә, көнбатыштан Революция урамына юл бар. Шулай ук мәйданның көнчыгыш өлешеннән юллар өстендә хезмәт юлы күтәрелә.
Тасвирлама
үзгәртү2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү көнендә ачылган мәйдан Горький тимер юлының Казан бүлеге инициативасы һәм ярдәме белән төзекләндерелә һәм бистәдә яшәүчеләр арасында ял итү һәм очрашулар өчен популяр урынга әйләнә.
Мәйданда асфальтланган юл өлеше һәм эскәмияләр, клумбалар урнаштырылган һәм плитка белән капланган җәяүлеләр мәйданчыгы бар. Мәйданчыкның уртасында Казан символы — Зилант урнашкан түгәрәк формадагы үзенчәлекле фонтан һәм күпкырлы ялтыравыклы металл дөнья символы инсталляциясе бар. Мәйданның көнчыгыш ягында Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә монументтан һәм истәлекле таштан ясалган мемориаль комплекс һәм тимер юлчыларының мактау тактасы урнашкан. Мәйданның төньяк ягында зәңгәр төстәге «Казанның 1000 еллыгы» язуы һәм сары төстәге бәйрәм эмблемасы булган ике секцияле тепловоз-һәйкәл ТЭ3 урнаштырылган. Мәйдан тирәсендә яшел утыртмалар һәм зур булмаган корылмалар бар.
Транспорт
үзгәртүМәйдан аша җәмәгать транспорты йөрми. 46 һәм 72 номерлы автобус маршрутлары төньяк квартал аша уза. Революция урамындагы мәйданнан ерак түгел Казаннан тимер юл хәрәкәте юнәлешендәге Юдино электр поездлары станциясе урнашкан.
Фото
үзгәртү-
Мәйданда Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә монумент
-
Мәйданда Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә истәлек ташы
-
Мәйдандагы фонтан
-
Мәйданда ял итүчеләр
-
Мәйданнан чыгу
-
Мәйдандагы ТЭ3 тепловоз-һәйкәле