Казакъча Википедия

Казакъча Википедия (каз. Қазақша Уикипедия) — Википедиянең казакъ телле бүлеге. 2002 елның 3 июнендә ачыла.

Википедия Казакъча Википедия
Қазақша Уикипедия

URL kk.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Казакъ теле
Эшли башлау вакыты 3 июнь 2002 ел
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 238 097
Битләр саны 641 801
Үзгәртүләр саны 3 393 796
Теркәлгән кулланучылар 160 813
Актив кулланучылар 244
Идарәчеләр 15
Тирәнлек 15.2

Казакъча Википедиядә мәкаләләр кирил, латин һәм гарәп графикаларында күрсәтелә. Бу махсус скрипт ярдәмендә эшләнә.

2011 елның язына кадәр Казакъча Википедия әкерен үсештә барган. Казакъстан хөкүмәте ярдәме белән исә шул ук елның апрелендә күпләп мәкалә өстәлә башлый. 2011 елның 16 июнендә Алма-Атада «Викимедия Казакъстан» фондын оештыруга багышланган конференция уза[1]. Анда Казакъстанның 20 еллыгына 200 мең мәкалә туплау максаты куелды[2].

Википедиядә Казакъ Энциклопедиясеннән мәкаләләр куллану рөхсәт ителгән[3].

Статистика

үзгәртү

Хәзерге вакытка казакъча Википедиясендә 238 097 мәкалә бар.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү