Кадыйр Латыйпов йорты

Кадыйр Латыйпов йорты- Апас шәһәр тибындагы бистәнең ике катлы таш иске бинасы, Татарстан Республикасының тарихи һәйкәле. Кадыйр Латыйпов 1932 елның 4 октябрендә «кулак» буларак хөкем ителгән һәм Читин өлкәсенә җибәрелеп, 1997 елда реабилитацияләнгән сәүдәгәр. Йорт 20 нче еллар башында ( якынча 1908 нче елда) ташчы, кирпеч сугучы, өю остасы Рәхмәтуллин Ибәтулла тарафыннан төзелгән. Йорт янында таштан салынган бина бар. Ул 20 нче еллар башында Кадыйр байның сәүдә кибете була. Бу бинаны да Ибәтулла Рәхмәтуллин төзи. “Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре исемлеге”.Том.1.1999ел, 48 нче бит,8.1тәртип саны) исемле китабында Кадыйр бай йорты түбәндәгечә сурәтләнә: “Ике катлы йорт кызыл сызык буйлап Ленин урамында урнашкан. Урам фасадының алты тәрәзәсе нечкә һәм зәвыклы профильле йөзлекләргә кертелгән, симметрик рәвештә өчешәр тәрәзәгә бүленгән”. 30 нчы еллар башында Кадыйр Латыйповның йорты конфискацияләнә. Бу бинага кыйммәтле металлдан ясалган әйберләр җыя торган “Торгцен” кибете урнаша. Икенче этажында авыл советы оеша. 1931 нче елда беренче репродуктор шушы бина түбәсеннән сөйли башлый. 1930 нчы еллар уртасында бу йортта СССРның Дәүләт банкы филиалы, 1989 нчы елдан Саклык банкы филиалы эшчәнлек алып бара. Шулай ук әлеге бинада Апас районы 1 нче номерлы җәмәгать суды участогы һәм Апас районының адвокатлар коллегиясе филиалы урнаша. Кадыйр байның сәүдә кибете булган бинада берничә ел “Арыш мае” кибете эшли.Хәзерге вакытта бу йорт буш тора. 1978 нче елда шушы йортка караган бакчадан Кадыйр байның җиргә күмелгән алтын тәңкәләре табылган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гайнуллин Х.А. “Апасым-гомер бишегем”. -Казан, ДУП ПНК “Идел-Пресс”, 2008-179 бит
  • Гайнуллин Х.А. “Гомер чакрымнары” .-Казан, ДУП ПНК “Идел-Пресс”, 2003-18 бит
  • Сункишев А.“Апастовская историко-краеведческая энциклопедия: памятники археологии, истории, культуры, водные и другие объекты”. Том 1.- Казань: Республиканский центр мониторинга качества образования, 2013.-стр.74
  • http://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/ehfv-bctvymhty