Бәкеров (Әбүбәкеров) Кадыйр Һади улы (9 гыйнвар 1905 ел3 октябрь 1970 ел) — режиссер, югары мәктәп укытучысы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Башкорт АССР‑ының атказанган сәнгать эшлеклесе (1935). Хезмәт Кызыл Байрак (1965), Кызыл Йолдыз (1944) орденнары кавалеры.

Кадыйр Бәкеров
Туган 9 гыйнвар 1905(1905-01-09)
Үлгән 3 октябрь 1970(1970-10-03) (65 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР

Биографиясе үзгәртү

Кадыйр Һади улы Бәкеров (Әбүбакиров) 1905 елның 9 гыйнварында Ырынбур губернасының Орск өязе Өмбәт авылында туган.

Ленинград театр техникумын тәмамлаган (1930). 1928-1930 елларда Ленинград Көнчыгыш халыклары мәгариф йорты каршындагы Татар театр остаханәсе режиссеры. 1931-34 елларда — Башкорт сәнгать техникумында, 1936 елдан алып — Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт студиясендә, 1939-1941 елларда Дәүләт театр сәнгате институтында укыта; 1933-1934 елларда һәм 1943-1950 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, 1934-1936 елларда һәм 1951-1959 елларда Баймак колхоз-совхоз театры (Сибай драма театры), 1938-1941 елларда Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында режиссер һәм баш режиссер, 1960-1968 елларда Башкорт филармониясенең эстрада режиссеры.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Уфада Эшче-крестьян Кызыл армиясендә хезмәт иткән вакытта (1921-1927) Бәкеров Башкорт драма театрында Е. П. Карповның «Эшчеләр бистәсе» («Рабочая слободка»), Н. П. Анненкова-Бернарның «Шәфкать туташы» («Сестра милосердия»), Һади Такташның «Күмелгән корал» («Закрытое оружие») пьесалары буенча куелган спектакльләрдә режиссер ассистенты була. Соңыннан бу спектаклләрне Ленинградта театр остаханәләрендә яңадан тергезә. Башкорт академия драма театрында Д. Юлтыйның «Карагол», С. М. Мифтаховның «Сакмар», Б. Бикбайның «Каһым түрә, яки 1812 ел», М. Хәйнең «Ирәндек буйларында» спектаклләрен куя. 1935 елда А. М. Таһировның «Алатау» спектакле Бөтенроссия колхоз‑совхоз театрлары смотрында 1‑нче дәрәҗә дипломга лаек була. Бәкеров Кадыйр Гали улы куйган А. Н. Островскийның «Бирнәсез кыз», М. Горькийның «Егор Булычов һәм башкалар», Б. Бикбайның «Карлыгач» һәм башка бик күп спектакльләр киң билгелек яулый. Кадыйр Гали улы — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының беренче режиссеры, биредә ул «Тегермәнче кызы», Д. Чимарозаның «Яшерен никах» («Тайный брак»), Е. Г. Брусиловскийның «Ер‑Таргын», Н. К. Чемберджиның «Карлыгач» операларын куя. Хезмәт Кызыл Байрак (1965), Кызыл Йолдыз (1944) орденнары белән бүләкләнгән.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • БАССР‑ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1935)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1965) иясе
  • Кызыл Йолдыз ордены (1944) иясе

Сылтамалар үзгәртү