Йомырка татар халык уены.

Йомырка
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уен тышта уйнала.

Балалар түгәрәк булып басалар да, волейбол уйнагандагы кебек, тупны бер-берсенә бирәләр. Кем дә кем тупны түгәрәктән читкә төшерсә, ул «йомырка» булып, түгәрәк уртасына кереп чүгәли. Түгәрәктә бер генә кеше калганчы уен шулай дәвам итә. Иң соңга кадәр түгәрәктә калган кеше икенче уенда бер мәртәбә читкә җибәрсә дә, «йомырка» булмый. Әгәр уртадагы «йомыркалар», тыштагылар туп уйнаганда, чүгәләгән килеш тупны эләктерә алсалар, барлык «йомыркалар» да яңадан түгәрәккә басып уйнарга хокук алалар. Туп кемнең кулыннан «йомыркалар»га эләккән, ул алар урынына кереп утыра. Уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү