Йомыркалы татар халык уены.

Йомыркалы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
болын
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бу уен чәчү алдыннан уйнала, һәрбер бала болынга пешкән йомыркалар алып чыга. (Элегрәк исә орлыклар белән бергә чәчелә торган йомыркаларны җыеп та уйнала торган булган.) Һәр бала, үзе алып чыккан йомырканы бер-берсеннән 25—30 сантиметр ара калдырып, җиргә тезеп чыгалар. Йомыркалардан 20—30 метр ераклыкта сызык сызыла. Бу бүксә [1] ыргыту сызыгы була. Шуннан соң шобага тотышып яки йомыркаларының яту тәртибенә карап, чират билгелиләр һәм бүксә белән чиратлашып йомыркага ыргыталар. Кем йомыркага тидерә ала, бүксә тигән йомырка аныкы була. Йомырка беткәнче уйнала. Кем күбрәк йомырка җыя, шул җиңүче була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бүксә — чүпрәктән тегелгән яки сыер кауданыннан әвәләп ясалган туп.

Чыганаклар үзгәртү