Йомут аты — борынгы менге атлар токымы. Токым хәзерге Төрекмәнстан җирләрендә йомут кабиләсендә китереп чыгарылган. Борынгы төрекмән атыннан килә. Күп гасырлар дәвамында йомут атына башка токымнар (гарәп, ахалтәкә, казакъ, монгол һ.б.) йогынты ясаганнар. Төсе күбесенчә бүз, туры, җирән һәм кара; таплар сирәк очрыйлар. Җилкә биеклеге 149–150, гәүдә кыек озынлыгы 149–150, күкрәк колачы 165–167, уч колачы 18,6–18,9 см. Атлар көтүдә йөртеп асрау өчен, шулай ук чүл һәм тау шартларныда иярле һәм җигуле эшкә яраклы. 2 яшьлек атлар иң югары йөгереклеге: 1000 м — 1 мин 9 с; 3 яшьлек: 2400 м — 2 мин 58 с. 500 км ераклыгы 7 тәү. 7 сәг. эчендә узылган. Токымны Төрекмәнстан төньяк төбәкләрендә һәм Каракалпакстанда үрчетәләр.

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.