Йозеф Шульц
Йозеф Шульц (Шультц) (алман. Josef Schulz (Schultz), серб. Jozef Šulc / Јозеф Шулц; 1909, / Рейн провинциясендәге Вупперталь шәһәренең Бармен өлеше, / Пруссия патшалыгы, - Алман империясе — 1941нең 19 июле, Белград тирәләрендәге Смедеревска-Паланка авылы, / Югославия патшалыгы) — / Өченче рейхның алман солдаты.
Икенче Бөтендөнья сугышы катнашучысы, югославлар арасында «Атмаучы», «Яхшы алман» кушаматлары астында танылган.[3]
Йозеф Шульц | |
---|---|
Туган телдә исем | Josef Schulz (Schultz) |
Туган | 1909 Бармен[1], Вупперталь[2], Рейн провинциясе, Пруссия патшалыгы, Алман империясе |
Үлгән | 19 июль 1941 Смедеревска-Паланка, Недичев Сербиясе |
Милләт | алман |
Ватандашлыгы | Алман рейхы[d] |
Һөнәре | солдат, яфрәйтер[1] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Хәрби дәрәҗә | ефрейтор[d] |
"Коралын төшереп, Алман офицерлары тарафыннан югослав партизаннары дип билгеләнгән серб авылы тыныч халыкны янына баскан" дигән риваятьләр аркасында элеккеге Югославия илләрендә герой-антифашист булып билгеләнде.
Алман тарих галимнәре атылганнары арасында серб булмаган Вермахт униформалы шәхеснең калдыкларын Йозеф Шульц белән бәйләү нигезсез булуын күрсәтте.[2][4][5]
Тотылган партизаннарны ату вакыйгасы
үзгәртү1941 елның 20 июль көнендә, Белградтан көньяк-көнчыгышында югослав партизаннары (en) мәркәзе булган Смедеревска-Паланка (en) авылында Өченче рейхның хәрби көчләренең (en) атып-үтерү төркеме уналты партизанның тормышын туктата.[4]
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң үтерелү урынында табылган мәетләр кабергә күчерелгәндә, шаһитләр алман гаскәринеке дип билгеләнгән идентификацияләнмәгән әйберләрнең табылганын белдерә.[4] Партизаннарны үтерүдә катнашырга теләмәве аркасында алар белән бергә алман гәскәрие дә атылганына ышануны ассызыклар өчен, 1947 елда мемориаль һәйкәл булдырылганда, Марсель Мезич исемле хорват корбаны исеме Марсель Мазель дип языла.[4]
1961 һәм 1966 елларда Көнбатыш Алманиянең Neue Illustrierte һәм Quick журналлары 1941 елгы 20 июль вакыйгаларына бәйле фотоларын бастыра.[4] Алман униформасында каскасыз шәхеснең кемлеген ачыклауда ярдәм сорала.[4] Вермахтның 714-нче җир гаскәрләре төмәне (en) башлыгы Фридрих Шталь көндәлекләренә нигезләнеп, Көнбатыш Алманиянең Бундестаг кануннар чыгару шурасы әгъзасы Вильдрих Остман фон дер Ләе (en) бу кешене Йозеф Шульц буларак игълан итте.[4] Остман таләбе буенча, 1972 елда Йозефның бертуганы Вальтер Югославиягә бара һәм билгесез шәхеснең Йозеф Шульц булуын раславын белдерә.[4] 1973 елда Югославиянең "Политика" гәҗитенең (en) Алманиядәге җурналисты Вальтер Шульц белән очраша; Соңыннан Югослав гәҗитләрдә Йозеф Шульцның сәләтле рәссәм һәм Һитлерга каршы булган алман оппозициясе (en) вәкиле булуы турында яза.[4] Югослав шаһите Звонимир Янкович (Zvonimr Janković) Алман офицеры униформасында билгеләре булмаган алман белән кычкырып бәхәсләшкәннәрен ишеткәнен белдерә.[4]
Йозеф Шульц белән Вермахтта хезмәт иткән иптәшләре исә фотодагы кешенең ул булмавын белдерде.[4] Шулай ук Федератив Алмания Җөмһүриятенең "Нацист җинаятьләрне тикшерү оешмасының" (en) 1972 елгы докладында да бу кешенең Шульц белән бәйләвне кире кага[4]. Оешманың Людвигсбург офисы һәм Фрайбургтагы Алманиянең дәүләт архивының хәрби бүлекчәсе (de) хезмәткәрләренең эзләнүләре Йозеф Шульц инде 19 июльдә, партизаннар белән хәрби бәрелеш барганда[2][5] үтерелгәнен күрсәтә[2][4][5], гаскәрнең баш-фатирына аның үлгәне турында хәбәр 20 июль иртәнге сәгать 2:00 килә, туганнарына извещение җибәрелә.[4] Бу фактлар нәтиҗәсендә алман галимнәре Шульцның Смедеревска-Паланкадагы 20 июль көне урын алган партизаннарны үтерүдә катнашканын легенда буларак кире кага.[2][5] Бар бу һәм башка мәгълүматларга һәм партизан хәрәкате ветераннары оешмасының протестларына карамастан, Шульц шәхсе Югославиядә югарыга күтәрелеп килде.[4] 1980-еллар башында Паланкада икече мемориаль һәйкәл торгызылды - бу тапкыр 16 югослав корбаннары белән беррәттән Шульц исеме дә күрсәтелде, хорват Марсель Мезич исеме исә дөрес язылышта пәйда булды.[4]
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- История одной военной легенды. Гитлер на фото выглядит как всегда 2012 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
- 13-минутный документальный фильм 2011 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
20.7.1941 югослав партизаннарны ату алдыннан төшерелгән фотографиядә "Йозеф Шульц" дип билгеләнгән шәхес. | |
Күзләре бәйләнгән партизаннар, башка тарафтан күренеш. | |
Йозефка һәйкәл, 1960-70-еллар. | |
16 партизан һәм Йозеф атылган урынындагы һәйкәл |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Kühnrich, Heinz; Hitze, Franz-Karl (1997) (in German). Deutsche bei Titos Partisanen 1941-1945. GNN Verlag. p. 12. .
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Steinbach, Peter; Tuchel, Johannes (2004) (in German). Widerstand gegen die nationalsozialistische Diktatur 1933-1945. Lukas. p. 327. .
- ↑ Janojlić, D.. Nije hteo da ubija Srbe (2009-11-04). 22 гыйнвар 2011 тикшерелде.
- ↑ 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 Bethke, Carl (2002). Das Bild des deutschen Widerstandes gegen Hitler In (ex-) Jugoslawien (German) (pdf) pp. 10–12. Society for Serbian-German Co-operation. 2010-01-21 тикшерелгән.; also published in Karl Bethke (2002). "Das Bild vom deutschen Widerstand gegen Hitler im ehemaligen Jugoslawien". in Gerd R. Ueberschär (in German). Der deutsche Widerstand gegen Hitler [German Resistance against Hitler]. Darmstadt: Wissenschaftliche Buchgesellschaft. pp. 111–122. .
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Manoschek, Walter (1995). "Serbien ist judenfrei". Militärische Besatzungspolitik und Judenvernichtung in Serbien 1941/42 (2 ed.). Oldenbourg Wissenschaftsverlag. p. 189. . Referring to Lichtenstein, Heiner (1990) (in German). Himmlers grüne Helfer. Bund-Verlag. p. 157. .
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|