Йодок Финк (алман. Jodok Fink; 1853 елның 19 феврале, Андельсбух, Брегенц, Форарльберг, Австрия[2]1929 елның 1 июле, Андельсбух, Брегенц, Форарльберг, Австрия[3]) — Австрия фермеры, сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Австриянең беренче Вице-канцлеры.

Йодок Финк
Туган телдә исем алман. Jodok Fink
Туган 19 февраль 1853(1853-02-19)[1]
Андельсбух, Брегенц[d], Форарльберг[d], Австрия
Үлгән 1 июль 1929(1929-07-01)[1] (76 яшь)
Андельсбух, Брегенц[d], Форарльберг[d], Австрия
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре сәясәтче, фермер
Сәяси фирка Христианско-социальная партия[d]

 Йодок Финк Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1853 елның 19 февралендә Андельсбух коммунасында крестьян гаиләсендә туа һәм гаиләдә тугызынчы бала була. Аның барлык абыйлары һәм апалары үлә, шуңа күрә Йодок һәм аның энесе Алоиз гына балигълыкка җитә. Йодокка дүрт яшь булганда аның әтисе үлә. Әнисе икенче тапкыр, аңа ун яшь булганда, кияүгә чыга.

15 яшендә Финк, Бриксен гимназиясында яхшы укуына карамастан, аны ташлый, чөнки ата-анасының зур хуҗалыгында эшләргә кирәк була.

Финк үзенең сәяси карьерасын 1879 елда, Андельсбухта муниципаль җыелыш әгъзасы итеп сайлангач башлый. 1888 елдан 1897 елга кадәр мэр вазифасын башкара. 1890 елда Форарльберг федераль җиренең ландтаг ассамблеясына кушыла һәм 1893 елда күптән түгел төзелгән христиан-социаль партия әгъзасы була. 1897 елда Австрия империя Советы (Рейхсрат) депутаты итеп сайлана.

Финк сәяси һәм дәүләт эшчәнлеге белән бер үк вакытта фермер да була. 1888 елда Андельсбухта Андельсбухның терлекчелек кооперативына нигез сала, шулай ук җиләк-җимеш агачлары үрчетү өчен бакча һәм бөртеклеләрне үстерү өчен ясалма болын булдыра. 1890 елдан «Katholisch-Konservativen Kasino für Egg und Umgebung»та эшли, идарә әгъзасы була һәм аннары аны җитәкли. Җиләк-җимеш үстерүнең заманча ысуллары буенча лекцияләр укый, ә 1928 елда улы Антон (1890—1966) белән Alma кооперативына нигез сала[4].

Беренче бөтендөнья сугышы азагында Австро-Венгрия империясе таркалганда Финк 1918 елның 21 октябрендә Алман Австриясе вакытлы милли җыенының (Provisorische Nationalversammlung für Deutschösterreich) өч тигез президентының берсе итеп сайлана. Австриянең Конституция җыелышына сайлаулардан соң, 1919 елның 15 мартында, Финк Карл Реннер җитәкчелегендә Австриянең сул Социал-демократик партиясе белән зур коалиция Хөкүмәтен формалаштыра ала.

1920 елның 7 июлендә коалицион хөкүмәт таркалгач, 1920 елның 17 октябрендә үткән парламент сайлауларыннан соң, Майкл Майр Йодок Финкны алыштырып, Бөек Алмания Халык партиясе (Großdeutsche Volkspartei) ярдәме белән азчылыкның хөкүмәтен формалаштыра. Финк үзе хөкүмәт вазифаларын бүтән биләми, әмма сәясәттә кала.

1929 елның 1 июлендә Андельсбух коммунасында вафат була. Аның каберлеге Андельсбухта туып-үскән архитектор Альфонс Фриц тарафыннан башкарылган.

Гаилә үзгәртү

1886 елда Йодок Финк, алты яшькә яшьрәк булган Мария Катарина Мойсбургерга (Maria Katharina Meusburger) өйләнә. Никах нәтиҗәсендә унике бала туа, шуларның бишесе вакытыннан алда вафат була.

Бүләкләр үзгәртү

  • Таҗлы алтын хезмәт билгесе (1900).
  • Бицауның мактаулы гражданины (1904), Андельсбухның мактаулы гражданины (1913), Инсбрук университетының мактаулы доктор дәрәҗәсе (1925).
  • III класслы Тимер Таҗ ордены (1906), шулай ук Франц Иосиф орденнары (1913, Командор тәресе) һәм (1917, Йолдызлы Командор тәресе) белән бүләкләнә.

Истәлек үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Брокгауз энциклопедиясе
  2. Matricula Online – Andelsbuch, Taufbuch, 1807–1863, 11. Zeile
  3. Matricula Online – Andelsbuch, Sterbebuch, 1908–1938, Seite 70, Eintrag Nr. 12, 1. Zeile
  4. Andelsbuch und die NS-Diktatur Univ Doz Dr Wolfgang Weber MA MAS Vortrag 28. Oktober 2006

Сылтамалар үзгәртү