Иштирәк би ( — 1619) — Нугай Урдасы бие. Динәхмәт бинең улы, Динмөхәммәт бинең энесе. Рус гаскәрләре ярдәмендә Рус морзаның улларын җиңеп, Нугай Урдасын үз кулы астында берләштерә. 1604 елда рус багынлыгын кабул итә. 1611-1612 елларда Рәсәйнең чик буе җирләренә (Тула, Самар, Сарытау, Рязань җирләре) бөлдергеч һөҗүмнәр ясый. 1613-1614 елларда рус патшасына каршы сугышкан казак атаманы Иван Заруцкийнең беректәше була. 1616 елда рус патшасы Алексей Iгә тугры булырга ант итә. Вафатыннан соң Нугай Урдасы берничә олыска таркалган.

Иштирәк би
Үлгән 1619
Ата-ана
Кардәшләр Дин Мухаммад-бий[d]