Шыгай, Иске ШыгайБашкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы. Сабай авыл советына карый. 2006 елда 58 йортта 169 кеше яши, 17 йорт буш тора.

Иске Шыгай
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Сабаевский сельсовет[d]
Халык саны 153 (2010)[1]
Почта индексы 452716
Карта

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 153 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүматлар үзгәртү

Иске Шыгайның тарихи тамырлары Татарстанга тоташкан. XVIII гасыр башында Ырынбур губернасының Минзәлә өязендәге Янәй вулысына караган Зияш һәм Әлем авылларыннан бер төркем татарлар Башкортстанга килеп утыра. Тарихи чыганакларда бу төркемнең башлыгы Шыгай Ишимовның башкорт вотчиналарыннан җир сатып алуы турында документ сакланган. [2]

Демография үзгәртү

1834 елгы VIII ревизия (җанисәп) мәгълүматларыннан күренүенчә, бу чорда Бәләбәй өязе Шыгай авылында 164 ир-ат һәм 147 хатын-кыз яшәве мәгълүм.[2] 1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Түреш вулысы, Иске Шыгай авылында 896 кеше яшәве мәгълүм, шул исәптән 98 хуҗалыкта 548 типтәр, 60 хуҗалыкта 348 башкорт.[3]

Өч ел узуга, 1920 елда шунда ук 838 кеше яши, шул исәптән 100 хуҗалыкта 532 типтәр, 56 хуҗалыкта 306 татар.[4]

Халык саны
2010[1]
153

Мәгариф үзгәртү

Авылның атаклы кешеләре үзгәртү

Җитештерү тармагы үзгәртү

Дин үзгәртү

Географик урынлашу үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү