Иске Усман (Камышлы районы)
Иске Усман (Мәтәби; рус. Старое Усманово) — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Иске Усман авыл җирлеге составына керә.
Иске Усман | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Өлкә | Самар өлкәсе |
Район | Камышлы районы |
Координатлар | 54°2'46.284"N, 52°21'26.831"E |
Элеккеге исемнәр | Мәтәби |
Халык саны | 443 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | 84664 |
Русча атамасы | Старое Усманово |
Географиясе үзгәртү
Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[1], урман-дала зонасында[2], Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көньяк-көнчыгышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).[3] Диңгез өстеннән 185 метр биеклектә урнашкан[4][5].
- Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[1].
Тарихы үзгәртү
Авылны казан татарлары нигезләве генә билгеле.[6] 1910 елда авылда 143 йортта 909 кеше яшәгән. Камышлы төбәге татар авылларыннан иң кечкенә авыл булып саналган.[7][6]
Халык саны үзгәртү
Халык саны |
---|
2010[8] |
443 |
- Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 100% тәшкил иткән.[9] 2010 елда авылда 443 кеше яшәгән.[10]
Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[6]
Дин үзгәртү
Авылда бер мәчет бар.[7] 1930 елларга кадәр мәдрәсә эшләп килгән.[7]
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>
исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ Маршрут и расстояние. Яндекс. Карты
- ↑ Staroye Usmanovo. GeoNames.
- ↑ Старое Усманово. Фото Планета
- ↑ 6,0 6,1 6,2 Происхождение татарских сел Камышлинского района (2014).
- ↑ 7,0 7,1 7,2 Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.
- ↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.