Иске Тәрбит авыл китапханәсе

[2][3]

Иске Тәрбит авыл китапханәсе
Нигезләнү датасы 1930
Хезмәт итүе Ырым Тəрбите һәм Камыллы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Ырым Тəрбите, Иске Тәрбит авылы җирлеге, Кайбыч районы һәм Татарстан
Коллекциянең зурлыгы 4650 китап
Мәйдан 25 квадрат метр (2014)
Адрес Россия, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы, Совет урамы, 28 йорт
Почта индексы 422337
E-mail mailto:kayb.bibl19@tatar.ru[1]
Карта
Иске Тәрбит авыл китапханәсе
Җитәкче Васильева Лариса Георгьевна
Урынбасары Фахрутдинова Ильсия Мирхатовна
Телефон 8(84370) 21-2-42
email Ilsiya.Fahrutdinova@tatar.ru

Иске Тәрбит авыл китапханәсеИске Тәрбит, Камыллы авылларына хезмәт күрсәтә торган китапханә.

Географиясе үзгәртү

Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы, Совет урамы, 28 нче йорт

Тарихы үзгәртү

Иске Тәрбит авылында беренче китапханә якынча 1930нчы еллар башында ачыла. Халык аны “Избач” дип йөрткән. Авылның иң өлкән кешесе Иванова Александра Ивановна сөйләве буенча, монда китапханәче булып Зәки исемле кеше эшләгән. Ул Чүти авылыннан. Аннары ул Казанга күчеп китә.

1954 нче елда китапханә чиркәү бинасында эшли башлый. Китапханә 2 нче катта була. Китапханәче булып Русов Алексей Васильевич билгеләнә. Ул 1976 нчы елга хәтле хезмәт күрсәтә. Сәламәтлеге какшагач, аның урынына улы Русов Виталий Алексеевичны китапханәче итеп куялар. Ул 1976-1978 нче елларга кадәр эшли.

1978 нче елда Иске Тәрбиттә клуб һәм китапханә өчен яңа бина кулланышка тапшырыла. 1978 нче елның июнь аеннан 1988 нче елга кадәр китапханәче вазифасын Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган Степанова Мария Ивановна башкара. Мария Ивановна декрет ялында булганда, 1983-84 нче елларда Харитонова Римма Ивановна эшләп ала.

1988 нче елда китапханәче итеп Пашалова Надежда Июльевна билгеләнә. Степанова Мария Ивановна авыл советы секретаре вазифасына күчә. Пашалова Надежда Иске Тәрбит авылына Мәлки авылыннан Пашаловлар гаиләсенә килен булып төшә. Тормыш иптәше – Пашалов Валерий белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Пашалова Надежда 2009 нчы елга кадәр хезмәт күрсәтә.

2003 нче елда клуб бинасында янгын чыга. Китапханә дә шул бинада булу сәбәпле, ул да юкка чыга. Китапларның күбесе янып көлгә әйләнә, бик азын гына саклап калалар. 2003 нче елда Ике Тәрбиттә яңа мәктәп ачыла. Клуб һәм китапханә 1977 нче елда төзелгән иске мәктәпнең ашханә бинасына күчерелә.

2009 нчы елда китапханәче булып Васильева Лариса Георгьевна билгеләнә. Пашалова Надежда гаиләсе белән Казан шәһәренә күченә. Васильева Лариса (1977 нче елгы) - Хуҗа Хәсән авылы кызы. Ул Нина һәм Семен Васильевлар гаиләсенә килен булып төшә. Тормыш иптәше Владислав Кайбыч-Иске Тәрбит арасында автобус йөртүче булып эшли. Алар 2 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр.

2014 нче елның августында үз түбәсе астында клуб, китапханә һәм Иске Тәрбит авыл җирлеген берләштергән күп функцияле үзәк ачыла. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков катнаша. Китапханәнең мәйданы 25кв.м. Китапханә заманча җиһазландырылган. Китапханә фонды 4650 данәгә җитә.

Китапханәдә төрле тарихи вакыйгаларга, бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәрелә, очрашулар уздырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Иске Тәрбит авылынында яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләрен Васильева Р.Н. туплады.
  2. Иске Тәрбит урта мәктәбе музеенда альбом "История села".
  3. МБУ "Централизованная библиотечная система Кайбицкого муниципального района РТ" Старотябердинская сельская библиотека филиал №19 на портале "Библиотеки России — детям" (ФГБУК "Российская государственная детская библиотека")(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү