Ирина Шәрипова
Ирина Шәрипова (1992 елның 7 феврале, Бохара, Үзбәкстан) — Россия топ-моделе. «Татарстан Гүзәле» 2010, «Дөнья Гүзәле 2010» конкурсында Россияне тәкъдим иткән беренче «вице-мисс Россия» 2010.
Ирина Шәрипова | |
---|---|
Туган | 7 февраль 1992 (32 яшь) Бохара, Үзбәкстан |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | модель, матурлык бәйгесендә катнашучы |
Биография
үзгәртү1992 елда Үзбәкстанда туа, әтисе үзбәк (Ирина аны белми[1]), әнисе рус, украин һәм татар тамырларына ия[2]. Аның әнисе дә модель булган, «Бохара Гүзәле» (1989) һәм «Үзбәкстан Вице-миссы» (1990) исемнәренә лаек булган. 7 яшендә әбисе янына Татарстанга күчеп кайта, анда мәктәпне тәмамлый, Казан технология университетына дизайнер белгечлеге буенча укырга керә[3]. 2010 елда «Татарстан Гүзәле» конкурсына кастинг уза, нәтиҗәдә анда җиңә[3]. Шул ук елны «Россия Гүзәле» конкурсында катнаша һәм анда вице-мисс була[4], конкурсны оештыручылар карары буенча, Кытайда узган «Дөнья Гүзәле 2010» конкурсында Россияне тәкъдим итә. Конкурста иң матур модельләрнең топ-25 керә.
Тышкы видеофайллар | |
---|---|
Шәрипова Dolce & Gabbana рекламасында, 2015 ел | |
Шәрипова Victoria’s Secret күргәзмәсендә, 2014 ел |
Халыкара подиумда 2012 елда дебют ясый, 2013 елда Marie Claire журналының тышлыгына эләгә. 2014 елның сентябрендә Миланда мода атнасында Dolce & Gabbana күргәзмәсен ача[5].
Төрле вакытта Akris, Billy Reid, Cedric Charlier, Chanel, Dsquared2, Dolce & Gabbana, Ermanno Scervino, Giorgio Armani, Givenchy, Holmes & Yang, Jeremy Scott, Kenzo, Mara Hoffman, Marc Jacobs, Nicholas K, Nina Ricci, Oscar de la Renta, Pamela Rolland, Philipp Plein, Rag & Bone, Ralph Lauren, Sonia Rykiel, TopShop, Tory Burch, Valentin Yudashkin, Versace, Vivienne Westwood һәм башка күргәзмәләрдә катнаша[6].
2014 елда Victoria's Secret компаниясенең йомгаклау күргәзмәсенә чакырыла[7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ирина Шарипова: «Во мне много кровей»
- ↑ Ирина Шарипова (биография, 15 фото)
- ↑ 3,0 3,1 Журнал «Наш дом — Татарстан» /Выпуск № 5 (013) 2010 г. / Дочь — «Мисс Татарстан», мама — «Вице-мисс Узбекистан». әлеге чыганактан 2014-11-08 архивланды. 2014-11-09 тикшерелгән.
- ↑ Ирина Шарипова из Татарстана стала первой «Вице-мисс Россия-2010», archived from the original on 2015-09-24, retrieved 2021-03-14
- ↑ Dolce&Gabbana Summer 2015 Womens Fashion Show
- ↑ Ирина Шарипова: FashionModel
- ↑ See Who is Walking the 2014 Victoria’s Secret Fashion Show
Сылтамалар
үзгәртү- Профайл на Fashion Model Directory(ингл.)
- Профайл на models.com(ингл.)
- Профайл на Dom Models(үле сылтама)(рус.)