Ирек Һадиев, Ирек Габделхәй улы Һадиев (1970 елның 28 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән) ― галим, 1997 елданТатарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары.

Ирек Һадиев
Туган телдә исем Ирек Габделхәй улы Һадиев
Туган 28 апрель 1970(1970-04-28) (53 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим-филолог
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Биография үзгәртү

1970 елның 28 апрелендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. 1985 елда Кукмара районы Мәмәшир авылында сигезьеллык, 1987 елда Мәчкәрә урта мәктәпләрен тәмамлаган.

1988 – 1989 елларда Совет армиясендә хезмәт иткән.

1993 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлап, филолог, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы белгечлеге алган.

1992 елдан 1997 елга кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшли башлый. 1997 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү