Иреклеләр армиясе
Иреклеләр армиясе (рус. Добровольческая армия) — 1917—1920 елларда Россиянең көньягында «акларның» оператив-стратегик берләшмәсе.
Иреклеләр армиясе рус. Добровольческая армия | |
---|---|
Оештырылу елы | 1917 елның 2 (15) ноябрендә — 1920 елның мартында (06.01.20 Аерым Иреклеләр корпусы итеп оештырылган) |
Ил | Россия империясе Россия |
Фронтлар эчендә | Калып:Россия КРКК (08.01.1919 елдан) |
Сугышлар | Россия ватандашлар сугышы |
Командирлары |
Тарих
үзгәртүТын (Дон)
үзгәртүТындагы Ростовда большевиклар хакимияте 1917 елның 8 ноябрендә урнаштырган. Әле 2 ноябрендә генерал Михаил Алексеев Иреклеләр армияне (рус. Добровольческая армия) оештыра башлый. Тындагы атаман Алексей Каледин большеливикларның переворотны танымаган дип хәбәр итә. 15 декабрьдә, каты сугышлардан соң Корнилов һәм Каледин генералларның гаскәрләре большевикларны Ростовтан, ә аннан соң — Таганрогтан куып чыгаралар һәм Данбаска таба һөҗүм итәләр. 23 гыйнварда, Каменская станицасында, фронттагы частьләр съезды Дон өлкәсендә Совет хакимиятен игълан итә һәм Фёдор Подтёлков җитәкчелегендә Дон ВРКсы оештырыла. Рудольф Сиверс һәм Юрий Саблинның "кызыл гвардиясе" Каледин һәм Иреклеләр армиясенең частьләрен Данбастан Дон өлкәсенең төньягына кысрыклап чыгаралар.
24 февральдә кызыллар Ростовны, ә 25 февральдә — Новорчеркасскны алалар. Каледин атып үтерелә, ә гаскәренең калган өлеше Сальск даласына чигенәләр. Иреклеләр армиясе (4 000 кеше) Кубаньга сугышып чигенә (Беренче Кубань походы).
Кубань
үзгәртүАлександр Филимонов җитәкчелегендә Казак Кубань хөкүмәте шулай ук яңа хакимиятне таныый. 14 мартта Иван Сорокинның кызыл гаскәрләре Екатеринодарны алалар. Виктор Покровский җитәкчелегендә Кубань Радасы гаскәрләре төньякка чигенәләр; тегендә алар Иреклеләр армиясенең частьләре белән берләшәләр; 9-13 апрельдә берләшкән отрядлар уңышсыз штурмнан соң гаскәрләрен Дон өлкәсенең көньягына күчерәләр; бу вакытта совет хакимиятенә каршы күтәрелеш башлана. Корниловны сугышта үтерәләр, ә аны Деникин алмаштыра.
Искәрмәләр
үзгәртүНәфис әдәбият
үзгәртү- Барякина Э. В. Аргентинец — М.: Рипол-классик, 2011. — ISBN 978-5-386-03723-9. — о последних днях обороны Новороссийска Добровольческой армией.