Иннокентий Еремеев

Еремеев Иннокентий Иванович (27 февраль 1878 ел12 ноябрь 1925 ел) — Россия империясының хәрби һәм дәүләт эшлеклече. Хабаровск (1906-1914) һәм Владивосток шәһәрләренең башлыгы (1920-1922).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 27 февраль (11 март) 1869
Туу урыны Киев гөбернәсе, Россия империясе
Үлем датасы 12 ноябрь 1925(1925-11-12) (56 яшь)
Үлем урыны Харбин, Особый район Восточных провинций[d], Бейяң хөкүмәте[d]
Җирләнгән урыны Харбин
Һөнәр төре дәүләт эшлеклесе
Әлма-матер Александр хәрби укуханәсе[d]
Хәрби дәрәҗә полковник

Биография үзгәртү

Иннокентий Еремеев Иванович Россия империясе Киев губернасында 1869 елның 27 февралендә туган. Александровский хәрби училищесен тәмамлаган, Аннары Иркутскида, ә 1896 елда — Приамурье хәрби округында хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсенә кадәр җитә. Отставкага чыккач эшкуарлык белән шөгыльләнә, Хабаровскида эзиз һәм сабын заводы хужасы була.

1906 елның 2 октябрендә полковник Еремеев Хабаровск шәһәренең башлыгы итеп сайланып куела, 1910 елда ул икенче срокка сайлана. Шәһәр башлыгы вазифасын башкарган чорда Хабаровскины төзекләндерүгә зур шактый зур өлеш кертә — ул вакытта Хабаровскида суүткәргеч һәм электр үткәрелә, урамнарга таш түши башлыйлар, шәһәр училищесы, җәмәгать бакчасы, кинотеатр ачыла. 1913 елда Г. И. Невельның тууына 100 ел туу хөрмәтенә су күтәрү насосыннан алып Муравьев каясына кадәр яр буе сызыгы төзекләндерелә — яр буе адмирал Невельский исемен йөртә. Ул хәзер дә Невельский исемен йөртә. Шәһәр башлыгы шулай ук журналистика белән мавыга, атналык нәшер итүче һәм «Известия Хабаровск городского самоуправления» гәзитенең мөхәррире була. 1914 елда ул шәһәр башлыгы вазифасын калдыра, шәһәр башлыгы булып А. В. Плюснин кала.

Февраль революциясеннән соң И. И. Еремеев Владивостокка күчеп китә, шулай ук биредә шәһәр үзидарә һәм җәмәгать тормышында актив катнаша башлый. Владивосток «Партиясез-демократик блок» оешмасынан Владивосток шәһәре идаралыгына сайлана һәм "Чуркооператив"ның җитәкчесе була. 1919 елда Колчак хөкүмәтенең Югары вәкәләтле концеляриясендә эшли, Владивосток шәһәре башлыгының урынбасары була.

1920 елның мартында Шәһәр думасы тарафыннан Владивосток шәһәренең башлыгы итеп раслана. Бу вазифада 1922 елның июненә кадәр тора һәм, шәһәр белән җитәкчелек итүне А. И. Лктерга тапшырып, чигенгән Ак армия частьләре белән Владивостокны ташлап китә.

Тормышының соңгы елларында Харбин шәһәрендә эмиграцияда яши. 1925 елның 12 ноябрендә вафат була.

Чыганаклар үзгәртү