Ине́ш керкәсе́ (лат. Salmo trutta) — сөләйман балыклылар гаиләлегеннән. Евразия, Төньяк Америка, Африкада яши, Австралия һәм Яңа Зеландиядә климатка ярашкан. Татарстан территориясендә Идел, Кама бассейннарының чиста һәм салкын сулы инешләрендә һәм вак елгаларында (Зәй, Бөрсет, Кече Шомбыт һ.б.) тереклек үтә.

Инеш керкәсе
Сурәт
Кыскача исем S. trutta
Халыкара фәнни исем Salmo trutta L., 1758[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Лососи[d][1]
Таксонның халык атамасы Brown Trout[2], Sea Trout[2], taimen[3], pstruh obecný[4], Ørred[5], Truite fario, Forelle, Кумжа, Trota atlantica, Morska postrv[5], Bruinforel[5], Meriforell[5], ørret һәм rjava postrv
Таксон синонимы T. variabilis[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][6]
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Охранный статус NZTCS introduced and naturalised[d][9]
Геном төзелеше URL-ы ensembl.org/Salmo_trutta[10]
 Инеш керкәсе Викиҗыентыкта

Гәүдәсенең озынлыгы 37 см га кадәр, ян-яктан кысылган. Авырлыгы 0,2-0,8 кг. Башы өске яктан яссыланган. Төсе кара, ян-яклары алтынсыман сары, корсак өлешендә күп санда төрле төстәге тимгелләр бар. Уылдыгын (200 дән 2 меңгә кадәр бөртек) көзен чуер ташлы сай сулы урыннарда чәчә. Умырткасызлар (зоопланктон, бөҗәкләр һ.б. умырткасызларның личинкалары) белән туклана. Инеш керкәсе буада үрчетү объекты булып тора.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 Кызыл китап — 1964.
  3. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  4. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 FishBase / R. Froese, D. Pauly
  6. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  7. https://archiv.dafv.de/index.php/projekte-aktionen/fisch-des-jahres
  8. https://sfv-fsp.ch/fisch-des-jahres/2020-die-forelle/
  9. New Zealand Threat Classification System DatabaseDepartment of Conservation.
  10. Ensembl