Ингуш дәүләт университеты

Ингуш дәүләт университеты (рус. Ингушский государственный университет (ИнгГУ), ингуш. Гlалгlай паччахьалкхен университет) — Ингушетия Республикасының башкаласы Магаста урнашкан югары уку йорты. 1994 елда нигезләнгән. Россия Федерациясендә иң яшь университетларның берсе.

Ингуш дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1994
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Магас
Урын Магас
Укучылар саны 10 000
Рәсми веб-сайт inggu.ru
Карта
 Ингуш дәүләт университеты Викиҗыентыкта

Ингуш дәүләт университеты
Халыкара исем
Ingush State University (IngSU)
Нигезләнгән 1994
Ректор Арсамак Магомед улы Мартазанов
Адрес 366700, Магас, И. Б. Зязиков проспекты, 7
Сайт inggu.ru
Баш уку корпусы

Тарих үзгәртү

1994 елның 23 апрелендә РФ Хөкүмәтенең 389нче санлы карары нигезендә Ингуш дәүләт университеты төзелә. Гамәлгә куючысы — Россия Федерациясенең югары белем буенча дәүләт комитеты (хәзер РФ фән һәм югары белем министрлыгы карамагында)[1][2].

1994 елның сентябрендә университет эшен башлап җибәрә һәм Орджоникидзевская станицасында урнашкан элекке Ставрополь очучылар әзерләү училищесы бинасында урнаша.

2012 елның 29 декабрендә университет спорт комплексы территориясендә йөзү бассейны ачыла[3].

Университетта 508 укытучы эшли, шулар эчендә 53 профессор — фән докторы һәм 275 доцент — фән кандидаты, 26 укытучының «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү почетлы хезмәткәре» мактаулы исеме бар. Югары уку йортында 22 юнәлеш буенча белгечлек алырга, 17 юнәлеш буенча бакалавриатта, 9 юнәлеш буенча магистрлыкка, 10 белгечлек буенча аспирантурада, 12 белгечлек буенча интернатурада һәм 8 юнәлеш буенча ординатурада белем алу мөмкинлеге бар. Студентларның гомуми саны 10 меңнән артып китә.

Факультетлар һәм кафедралар үзгәртү

 
ИнгДУның юридик факультеты уку корпусы

Структура үзгәртү

Ингуш дәүләт университеты комплексына керә:

  • 8 уку корпусы:
    • 106 аудитория;
    • 31 лаборатория;
    • 27 лекция залы;
    • 17 компьютер классы;
    • махсус мәгълүмат-белем бирү ресурсларына тоташтырылган лингафон-дидактика классы.
  • 4 уку залы булган китапханә;
  • Россия һәм дөньяның әйдәүче каталогларына чыга алучы электрон китапханә;
  • спорт залы;
  • берсе ясалма үлән белән капланган 3 стадион;
  • йөзү бассейны;
  • фатир тибындагы тулай торак.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү