Ингрид Рюйтель ( эст. Ingrid Rüütel, Совет паспорты буенча Ингрид Неэмевна Рюйтель, кыз фамилиясе Руус ( эст. Ingrid Ruus, 1935 елның 3 ноябрендә Таллинда туган) эстон фольклорчысы һәм музыка белгече, филология фәннәре кандидаты. Эстониянең элекке президенты Арнольд Рюйтельның хатыны.

Ингрид Рюйтель
Туган телдә исем эст. Ingrid Rüütel
Туган 3 ноябрь 1935(1935-11-03)[1] (88 яшь)
Таллинн, Эстония[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Эстония
Әлма-матер Тарту университеты[d]
Һөнәре антрополог
Җефет Арнольд Рюйтель[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

 Ингрид Рюйтель Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Ингрид Рюйтель 1935 елның 3 ноябрендә Таллинда (Эстония Республикасы) туган. Әтисе - Неэме Руус, эстон дәүләт эшлеклесе, 1942 елда гестапочылар кулыннан үлгән. Әнисе - актриса Линда Карин Русс. 1958 елдан Арнольд Рюйтельгә кияүгә чыга, ике кызы туган, Марис (1958 б.) һәм Аннели (1965 б.). Алты оныгы. Оныклары арасында "атаклы"лары - Мария һәм Елена, алар 2006 елда президент сараенда җәнҗал ясаганнар [2] [3] .

Мәгариф үзгәртү

Ул 1959 елда Тарту университетының тарих һәм филология факультетын, 1967 елда Эстония ССР Фәннәр академиясенең Тел һәм әдәбият институтында аспирантура тәмамлый. 1970 елда «Возникновение новейшей эстонской народной песни» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 1959-1969 елларда фәнни хезмәткәр, 1969 елдан Эстония ССР Фәннәр академиясен каршында Ф. Р. Крейцвальд исемендәге Эстония ССРның әдәби музеенда бүлек мөдире була.

Эстония радиосында музыкаль тапшырулар авторы булып эшли. 2002 елның 1 апреленнән Эстония әдәбият музееның этномузыка бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре.

Ингрид Рюйтель 1996 елда «Исторические стратификации эстонских народных песен в контексте этнических отношений» дигән хезмәте өчен гуманитар фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен ала.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Ингрид Рюйтель - фин-угыр халыкларының фольклоры һәм музыкасы өлкәсендә 200 дән артык мәкалә һәм басма авторы, шул исәптән:

    • Песни и обряды старой Эстонии («СМ», 1957, № 7)
    • Ранний этап развития новейшей эстонской народной песни (Материалы по изучению эстонской литературы. Тарту, 1971)
    • Эстонская народная музыка в XVII и XVIII веках (Musica antiqua. Acta scientifica. Быдгощ, 1972, на польском)
    • Эстонские народные песни «переходной формы» (Проблемы музыкального фольклора народов СССР. М., 1973)
    • Типология и стили водской народной музыки (Музыкальное наследие финно-угорских народов. Таллин, 1977)
    • Автоматическая нотация одноголосной песни (совместно с М. Реммель, Р. Суле, Я. Сарв. Таллин, 1975, на английском))

Ул эстон җырларының җыентыкларын, антологияләрен чыгара:

    • Сборник цикла революционных песен «Проложим путь к свободе…» (Таллин, 1970)
    • Сборник позднейших народных песен «Коротка ли песня иль длинна…» (совместно с X. Кокамяги. Тарту, 1964)
    • Антология граммпластинок с комментариями «Эстонские народные песни и наигрыши», выпуск второй (совместно с X. и Э. Тампере. Тарту, 1974)

Түбәндәге фәнни мәкаләләр җыентыгын бастыра:

    • Выпуски бюллетеней «Собиратель народного творчества» (Тарту. 1961, 1962, 1972, 1974)
    • Музыкальный фольклор финно-угорских народов и их этномузыкальные связи с другими народами. Тезисы докладов (Таллин, 1976)
    • Музыкальное наследие финно-угорских народов (Таллин, 1977).

Фин-угор халыклары конгрессының халыкара комитетында тора, Халыкара традицион музыка Советының Эстония милли комитетын, Халык иҗаты милли советын җитәкли, халык иҗаты һәм сәнгате фестивальләрен оештыру буенча халыкара советта делегат булып тора.

Фин әдәби җәмгыятенең чит ил әгъзасы, "Калевала" һәм Фин-угыр җәмгыятьләре, Фин фольклор ассоциациясенең мактаулы әгъзасы, Эстония Композиторлар Берлеге әгъзасы, Эстония милли мәдәният фонды советы һәм «Usaldus»ашыгыч ярдәм хезмәте Советы ассоциациясе әгъзасы .

Сәясәт үзгәртү

Эстон телен яклаучыларның берсе һәм барлык Эстония гражданнарының килеп чыгышына карамастан, эстон телен өйрәнүне мәҗбүри дип саный [4] .

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү