Илдус Илдарханов

журналист

Илдус Илдарханов – журналист, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе (1988).

Илдус Илдарханов
Туган телдә исем Илдарханов Илдус Гәрәй улы
Туган 12 октябрь 1944(1944-10-12) (79 яшь)
ТАССР, Мөслим районы, Акай Күле
Милләт татар
Һөнәре журналист
Сайт http://ildusildarhan.narod.ru/

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Илдарханов Илдус Гәрәй улы 1944 елның 12 октябрендә Татарстанның Мөслим районы Акай Күле авылында туган. Ширәмәт районындагы Тоба, Каенлы, Зәйдәге Югары Мәлем, Бигеш мәктәпләрендә укыды, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын (1969), ВЛКСМ Үзәк комитетының Мәскәүдәге югары комсомол мәктәбендә журналистика бүлеген (1973) тәмамлады.

"Татарстан яшьләре" (1969-71, 1973-75), "Социалистик Татарстан" (1975-90) гәҗитләрендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, "Шәһри Казан" (1990-92), "Татарстан хәбәрләре"ндә (1992-95) баш мөхәррир урынбасары, "Шәһри Казан"да баш мөхәррир (1996-2003) булып эшләде. Бер үк вакытта Татарстанның спорт журналистлары федерациясен (1974-84), Татарча көрәш федерациясен (1989-91) җитәкләде. 2003-06 елларда республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясендә, 2006-09 елларда Бөтенрусия татарча көрәш федерациясендә матбугат хезмәткәре.

Шул еллар эчендә журналист буларак «Правда» газетасы призына Тбилисида узган Бөтенсоюз кроссында, СССР профсоюзларының Свердловскидагы VIII кышкы спартакиадасы финал ярышларында (1975), Ульяндагы туплы хоккей дөнья беренчелегендә, РСФСР халыкларының Пермьдәге IX кышкы спартакиадасы (1989), ССРБ халыкларының Мәскәүдәге IX җәйге спартакиадасы финал ярышларында (1979), XXII җәйге Олимпия уеннарында (1980) катнашты. "Олимп тавына ничек менәргә" (1980), "Федор Симашев. Чаңгы юллары" (1984), "Халык һәм спорт уеннары" (1988), "Без көрәшле халык" (2003), "Алты егет булганнар — Богатырского рода племени" (2005), “Без көрәшче халык. Родом из борьбы. Tatars–nation of wrestlers» (2009)"Саба ягы көрәше"(2014) дигән китаплар чыгарды.

Татарстанның һәм СССРның Журналистлар берлекләре (1971), Халыкара журналистлар ассоциациясе (2001) әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде (1994), Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм – Хрустальное перо - 2004", “Бәллүр каләм – Хрустальное перо - 2010” бүләкләре иясе булды.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү