Илдар Зиннур улы Бикбаев (1959 елның 15 феврале, Урман авылы, Иглин районы, Башкорт АССР, ССРБ) — «Бердәм Россия» фиркәсеннән VII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты. Башкортостан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе.

Илдар Бикбаев
Туган 15 февраль 1959(1959-02-15) (65 яшь)
Урман, Иглин районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия дәүләт физик мәдәният, спорт, яшьләр һәм туризм университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

 Илдар Бикбаев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Илдар Бикбаев 1959 елның 15 февралендә Башкорт АССРның Иглин районы Урман хәрби шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. 1974—1980 елларда Уфаның сыгылмалы валлар заводында төрле эшче булып эшли.

1980 елда физик культура һәм спорт белгечлеге буенча Ленин ордены Дәүләт үзәк физик культура институтын(рус.) тәмамлый. 1980 елдан 1983 елга кадәр — Ленин ордены Дәүләт үзәк ордены физик культура институтынның Проблемалы биомеханика бүлеге лабораториясе аспиранты. 1981—1983 И. А. Семашко исемендәге Мәскәү медицина стоматология институты укытучысы. 1985 елдан Башкорт дәүләт университетының өлкән укытучысы.

1986 елдан 2013 елга кадәр Кораллы Көчләрдә хәрби хезмәт итә. Запастагы подполковник.

2009 елдан 2013 елга кадәр — Башкортостан Республикасы Иҗтимагый палатасының I һәм II составына керә.

2013 елда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Илдар Бикбаевны Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе итеп билгели[1].

2014 елның 22 июнендә «Россия патриотлары» сәяси фиркәсенең Башкортостан төбәк бүлеге Илдар Бикбаевны Башкортстан Президенты вазыйфасына кандидат итеп тәкъдим итә[2]. 2014 елның 18 июлендә Бикбаев беренчеләрдән булып муниципаль фильтр уза һәм Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә 479 депутатның имзаларын тәкъдим итә[3]. Нәтиҗәдә, Башкортстан Президентын сайлауда «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат Рөстәм Хәмитов 81,71% тавыш җыеп җиңү яулый (Илдар Бикбаев 2,62% тавыш җыя)[4].

2015 елдан — Гомумроссия халык фронтының Төбәк штабы әгъзасы.

2016 елның сентябрендә Благовещенск бер мандатлы 4 нче номерлы сайлау округы буенча VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы.

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 38 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы[5].

Гаилә үзгәртү

Ике улы һәм ике кызы бар.

Бүләкләр үзгәртү

  • II нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
  • I нче дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен» медале;
  • I нче һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале;
  • «Башкортстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме
  • Башкортстан Республикасы Президентының мактау грамотасы;
  • ССРБ мәдәният министры грамотасы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Руководителем Аппарата Общественной палаты Башкортостана назначен Ильдар Бикбаев. әлеге чыганактан 2017-03-12 архивланды. 2021-09-29 тикшерелгән.
  2. Ильдар Бикбаев выдвинут кандидатом на выборы Президента Башкирии от «Патриотов России». ИА «Башинформ» (2014-06-22). 2015-01-03 тикшерелгән.
  3. Кандидат на пост главы Башкирии Ильдар Бикбаев первым прошел муниципальный фильтр. ИА «ФедералПресс» (2014-07-18). әлеге чыганактан 2015-01-03 архивланды. 2015-01-03 тикшерелгән.
  4. Хамитов победил на выборах в Башкирии. РИА «Башкирия» (2014-09-15). әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2014-11-27 тикшерелгән.
  5. Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-09-26 архивланды. 2019-08-02 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү