Изге Сергий Радонежский гыйбадәт йорты (Зур Подберезье)

Изге Сергий Радонежский гыйбадәт йорты (рус. Молитвенный дом преподобного Сергия Радонежского) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы Зур Подберезье авылында урнашкан православие гыйбәдәтханәсе.

Гыйбадәт йорты
Изге Сергий Радонежский чиркәве
Молитвенный дом преподобного Сергия Радонежского, село Большое Подберезье
Зур Подберезье гыйбадәт йорты
Зур Подберезье гыйбадәт йорты
Зур Подберезье гыйбадәт йорты
Ил Россия
Район Татарстан, Кайбыч
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре таш гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 19941996 еллар
Халәте гамәлдә түгел

Тарихы үзгәртү

Зур Подберезье авылында православие приходы 1719 елдан бирле килә. 1854 елда биредә мәхәллә кешеләре акчасына изге Сергий Радонежский хөрмәтенә таш ике престоллы чиркәү төзелә. Ул Изге Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелә. 1901 елда чиркәү үзгәртеп корыла, яңа колокольня төзелә. Совет елларында ул ябыла, ә соңыннан җимерелә.[1]

1994 елда Олы Подберезье авылы диндарларына гыйбадәт йорты урнаштыру өчен элеккеге авыл кибете бинасы тапшырыла. 1996 елда ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң гыйбадәт йорты изге Сергий Радонежский хөрмәтенә изгеләндерелә. Хәзерге вакытта мәхәлләнең рухание юк һәм Кече Подберезье авылындагы Изге Богородица чиркәвенең руханилыгы тарафыннан карала.[2]

2015-2016 елларда Зур Подберезье авылыннан чыккан, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты башлыгы П.А. Чекмарев һәм башка хәйриячеләр акчасына Изге Сергий Радонежский хөрмәтенә җимерелгән агач гыйбадәтханә урынында яңа Изге Сергий Радонежский чиркәве төзелгән.

Урнашуы үзгәртү

Казаннан Р-241 «Казан-Сембер» автомобиль юлы буенча барып, әйләнмәле хәрәкәт белән кисешкәннән соң (Югары Осланга борылыш) якынча 24 км-дан соң борылышта «Олы Кайбыч» күрсәткече буенча уңга борылырга. Тагын 24 км дан соң Колаңгы авылына кергәндә уңга борылырга, тимер юл кичүе узарга кирәк. Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб, Корноухово авыллары аша төп юл буйлап барып 3,5 чакрымнан «Зур Подберезье» күрсәткече буенча сулга борылырга. Авыл уртасында, 1,5 чакрымнан соң, чиркәү юлның уң ягында булачак.[3]

Искәрмәләр үзгәртү