Мария Изабель Шанель Адриан (швед. Maria Isabel Chanel Adrian) — швед моделе, техперсонал, продюсер, журналист, кием дизайнеры[1] һәм блогер[2].

Изабель Адриан
Туган телдә исем швед. Isabel Adrian
Туган 30 август 1977(1977-08-30) (46 яшь)
Гөтеборг
Яшәгән урын Лос-Анджелес
Ватандашлыгы  Швеция
Һөнәре музыкачы
Җефет Стив Анжелло[d]

 Изабель Адриан Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Изабель Адриан 1977 елның 3 августында Гетеборгта католиклар гаиләсендә (әтисе — испан, әнисе — швед) туган. 15 яшендә үзенең модель карьерасын башлый, аның чорында Изабель дөнья буйлап сәяхәт итә, 350дән артык мода күрсәтүдә катнаша[2], аның фотосүрәтләре «Chic[en]», «Elle», «Rolling Stone», «Café[» журналларының тышларында басылып чыга. Модель бизнесында биш ел булганнан соң Изабель Адриан үзенең белеменә игътибар итә: ул Кино һәм дизайн мәктәбенә укырга керә, мәктәпне журналистика өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсендә тәмамлый. Укуны тәмамлаганнан соң Адриан Стокһольмга күченә. Изабель TV3 каналында «Expedition Robinson» реалити-шоуда күренә. Шуннан соң Адриан 2004 елда танышкан үзенең булачак ире Стив Анжело команиясендә товарлар дизайнчысы булып эшли башлый[3].

Карьерасы үзгәртү

2008 елда Адриан һәм Анжело Лос-Анджелесҡа күченә. Килә дүрт ел дәвамында Изабель TV3 каналында (Шведские жены в Голливуд) швед реалити-шоуда төшә (гомуми 3-5, 9 и 11 мизгелләрдә). 2014 елда Изабель Bravo телеканалының «Euros of Hollywood» шоу катнашучысы була. Адрианнан тыш шоуда шулай ук чит ил актерлары һәм Массимо Добрович, Фавни, Блеона, Саша Герехт һәм Янник Оландер кебек музыка башкаручылар да катнаша[4]. Соңгы шоу Швецияда[5] һәм Австралияда күрсәтелә[6].

2013 елда Адриан үзенең дус кызы Ребекка Симонссон белән бергә «Экспрессе»да подкастинг чыгара башлый, анда алар көнкүреш, берәмлек турында фикер алыша башлый. Көн дәвамында сыккан эпизод iTunes исемлегенең беренче юлын били[7]. «Подкаста Изабель и Ребекки» исемелегендә гомуми 50 эпизод чыга.

2014 елда Адрианның беренче «Секс, наркотик и диджей» нәфис романы басылып чыга(швед. Sex, droger & en DJ). Китап чыгыр алдыннан китапка кыска метражлы Тизер-трейлер фильмы белән бергә саундтрек оештырыла. 2016 елда була Изабель белән Стив романны экранлаштыруны планлаштыра дигән мәгълүмат була.

2015 елда Изабель һәм Стив күренекле гаилә пары буларак Kanal 5 каналында «Arga Snickaren VIP» шоуда[8] һәм TV4 каналында «Renées brygga» программалы катнаша[9]. 2016 елда Адриан күп телевидение чараларында катнаша: TV3 каналында («Звезды» в усадьбе) реалити-шоуның 2-се мизгелендә[10], TV4 каналында 11 нче швед мизгеленең «Йолдызлар белән бию» программасында катнаша (Изабель профессиональ биюче Фредрик Брунберг белән парда бейей, 11 катнашучыдан аларның дуэты 9 нчы була)[11], дискуссион Opinion Live» программала катнаша, анда журналист Тина Мехрафзун белән бергә киләсе Евровидение-2016 турында фикер алыша, башлыча Евровидение-2016 конкурсында флагларны тыю турында[12] (программадан соң Изабелгә вакигаларны яктыртучы булырга тәкъдим итәләр, һәм ул кич буе Expressen TV каналында трансляция алып бара).

Изабель башлыча Анжеллоның «Size Foundation» лейблы фонды базасында оештырылган хәйрия эшендә дә катнаша, ул бөтен дөньяда балаларның һәм студентларның мөмкинлекләрен киңәйтү максатында мәгарифкә акча җыю белән шөгыльләнә. Шулай ук пар төньяк Һиндстандагы Ришикешта балалар йортына ярдәм итә[3].

Шәхси тормышы үзгәртү

Булачак ире, «Swedish House Mafia» швед супертөркеменең бер катнашучысы Стив Анжело белән Изабель 2004 елда таныша. 2008 елда алар Стокһольмнан Лос-Анджелеска күченә, ә 2013 елның апрелендә өйләнешә[13]. Интервьюсының берсендә Изабель күчү сәбәбен элеккеге егетенең эзәрлекләвен әйтә, аннары ул психиатрик дәваханәгә эләгә, иренең эше аркасында АКШ-ка киткәнгә кадәр башта Адриан һәм Анжелло Швейцариядә яши.[14].

Стив һәм Изебелнең ике кызы бар: Мандей-Лили (2010 елгы) һәм Винтер Роуз, (2012 елгы). 2016 елда Изабель һәм Стив Швецияга кайтырга карар итә, анда Стокһольмда Слюссенда хәзер үз йортларында яшиләр[15].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Nilsson M. (2012-03-12). Breddar smal målgrupp. VD-tidningen. 2018-03-27 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Hammar J. (2012-03-20). Hollywoodfrun Isabel Adrian berättar om sin lyxiga vardag. Amelia[sv]. 2018-03-27 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Steve Angello & Isabel Adrian. Coveteur (2013-07-15). 2018-03-27 тикшерелгән.
  4. Euros of Hollywood. Bravo[en]. 2018-03-27 тикшерелгән.
  5. Pascal E. (2014-10-07). Isabel Adrian aktuell i nytt program i USA. Expressen. 2018-03-27 тикшерелгән.
  6. Reines R. (2015-01-17). All we’ll hear is radio ga-ga. The Daily Telegraph[en]. 2018-03-27 тикшерелгән.
  7. Mjöhagen M. (2013-04-12). Succé — nya podcasten ligger etta på iTunes. Expressen. 2018-03-27 тикшерелгән.
  8. «Arga Snickaren VIP» på besök hos Isabel Adrian och Steve Angello. Aftonbladet (2015-06-03). 2018-03-27 тикшерелгән.
  9. Josjö E. (2015-12-17). Här är kändisarna som gästar Renées brygga. TV4. 2018-03-27 тикшерелгән.
  10. Nilsson L.-M. (2015-09-18). Deltagarna i «Realitystjärnorna på godset». Expressen. 2018-03-27 тикшерелгән.
  11. Aberg E. (2016-04-01). Isabel om uttåget: «Gillar inte tävling». Aftonbladet. 2018-03-27 тикшерелгән.
  12. Opinion live. SVT (2016-05-05). әлеге чыганактан 2016-05-21 архивланды. 2018-03-28 тикшерелгән.
  13. Wedholm J. (2013-04-10). Isabel Adrian och Steve Angello har gift sig. Aftonbladet. 2018-03-27 тикшерелгән.
  14. Henricson E. (2014-02-05). Isabel Adrian: «Jag har inte sovit på en vecka». Expressen. 2018-03-27 тикшерелгән.
  15. Winberg Y. (2016-01-30). «Om någon säger att något är omöjligt så gör jag det själv». Resumé. 2018-03-27 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Официальный сайт(үле сылтама)(недоступная ссылка)(ингл.) Изабель Адриан.
  • Ҡалып:Instagram.
  • Ҡалып:YouTube user.