Идел тимер юл хезмәт-төзәтү лагере

Идел тимер юл хезмәт-төзәтү лагере (рус. Волжский железнодорожный исправительно-трудовой лагерь (ИТЛ)) — ГУЛАГ системасына кергән хезмәт-төзәтү лагере.

1942 елның 22 февралендә оештырылган. Лагерь идарәсе Казанда урнашкан булган. Тоткыннар саны — 5342[1] кеше (01.07.42), 2457 кеше (01.10.42), 1942 кеше (01.01.43), 519 кеше (01.01.44). Тоткыннар ЗөяСембер тимер юлын төзүдә һәм Сакко һәм Ванцетти исемендәге совхозда (Чардаклы тирәсендә) эшләгәннәр. Төзелеш бетү сәбәпле лагерь 1943 елның 27 апрелендә ябыла, аның милке исә 1944 елның 7 гыйнварында Идел буе хезмәт-төзәтү лагеренә тапшырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. шул исәптә 284е — хатын-кызлар, 1166сы — контринкыйлаби җинаятьләр өчен хөкем ителүчеләр.

Тышкы сылтамалар үзгәртү