Иван Антонович Григорьев (1902-1942) - Бөек Ватан сугышы елларында Карелиядә партизаннар хәрәкәтен оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе, майор, партизан бригадасы командиры.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 17 ноябрь 1902(1902-11-17)
Туу урыны Олонец гөбернәсе, Россия империясе
Үлем датасы 31 июль 1942(1942-07-31) (39 яшь)
Үлем урыны Муезерский район[d], Карелия, РСФСР, СССР
Әлма-матер Военный институт КГБ при Совете министров СССР[d]
Сугыш Алман-совет сугышы
Бүләкләр
Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены
Югалтуларның хәрби классификациясе сугышта үлгән[d]

Биографиясе үзгәртү

Иван Григорьев 1902 елның 17 ноябрендә Олонец губернасы Паданы авылында (бүгенге Карелия Республикасының Медвежьегорск районына карый) карел крестьяннары гаиләсендә туа.

1917-1920 елларда Мурманск тимер юлының Масельг станциясенең тимер юл депосында слесарь булып эшли.

1920 елда үз теләге белән Кызыл Армиягә китә. 1922 елдан РКП(б) әгъзасы.

1920-1936 елларда ВЧК (ОГПУ) органнарында, Карелиядәге чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1935 елда ОГПУ югары чик буе мәктәбен тәмамлый.

1941 елның августына кадәр Петрозаводск һава һөҗүменә каршы оборона башлыгы ярдәмчесе булып эшли.

Совет-фин сугышы башланганда (1941-1944) өлкән лейтенант Григорьев И.А. «Фашистларны кыйна» дигән партизан отрядында взвод командиры булып сугыша. Немец һәм фин илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгәне өчен партизан отряды взводы командиры өлкән лейтенант Григорьев Иван Антонович 1941 елның 19 декабрендәге 0119/Н номерлы Карел фронты гаскәрләре буенча Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1941 елның октябреннән — Карел фронтының аерым билгеләнештәге батальоны, 1942 елның февраленнән - 1 нче партизан бригадасы командиры.

1942 елның 29 июненнән 25 августына кадәр 648 кешедән торган 6 отряд составында 650 километрлы бригада Сегозеро һәм Поросозеро күлләре тирәсендә дошманның тыллары буенча рейд ясый. 1942 елның 30 июлендә бригада Сегозеро урманнары районында урнашкан була. Биеклек өчен көрәштә И. А. Григорьев дүрт тапкыр яралана, ләкин отряд белән җитәкчелек итүне дәвам итә. Чолганышта калып аны ураганда һәлак була. 1 партизан бригадасы командиры майор Григорьев Иван Антонович Ленин ордены белән бүләкләнә.

Паданы авылында туганнар каберлегендә җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

Бүгенге көндә Падан урта мәктәбе И.А. Григорьев исемен йөртә. Авыл урамнарының берсе И.А. Григорьев исеме белән аталган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Карелия: энциклопедия: в 3 т. / гл. ред. А. Ф. Титов. Т. 1: А — Й. — Петрозаводск: ИД «ПетроПресс», 2007. С. 278—400 с.: ил., карт. ISBN 978-5-8430-0123-0 (т. 1)
  • Трофимов Ф. Иван Григорьев. [Партизан]. — Петрозаводск, Госиздат КФССР, 1948. — 20 с.
  • Ругоев Я. В. Не ради славы: [Очерк о комбриге И. А. Григорьеве] // Карелия. Годы. Люди: Сб. очерков.. — Петрозаводск: Карельское книжное издательство, 1967. — С. 176—186. — 420 с. — 4000 экз.