Ибнеәмин Альбетков
Ибнеәмин Вәли улы Альбетков (18 апрель [1 май] 1917 — 17 апрель, 1984) — совет солдаты һәм офицеры, yзәк фронтның 60 нчы армиясенең 121 нче укчы дивизиясенең 383 нче укчы полкының 2 нче укчы батальоны командиры. Советлар Союзы Герое (17.10.1943), майор[2]; отставкадагы полковник.
Ибнеәмин Альбетков | |
---|---|
Туган | 18 апрель (1 май) 1917 Әндиҗан, Андижанский уезд[d], Фәрганә өлкәсе, Россия империясе |
Үлгән | 17 апрель 1984 (66 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Данилов зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d] |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр, офицер |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1943) |
Хәрби дәрәҗә | полковник, капитан, майор, подполковник[d] һәм өлкән лейтенант |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1939 елдан Кызыл Армиядә. Ярославль хәрби пехота укуханәсен (1941), М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби әкәдимияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, батальон командиры (121 нче укчы дивизиянең 383 нче укчы полкы). Үзәк, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харкауга һөҗүм операциясендә (1942), Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 елның 26 сентябрендә батальоны белән Днепрны кичүне оештыра, плацдармны саклау һәм киңәйтү сугышына уңышлы җитәкчелек итә. Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1959 елдан запаста, Мәскәүдә эшли.
Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр белән бүләкләнә.
Хәтер
үзгәртүТышкы медиафайллар |
---|
- Мәскәүдә Даниловский мөселман зиратында җирләнгән
- Герой барельефы Касимовта Дан мемориалында урнаштырылган
Әдәбият
үзгәртү- Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000;
- Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.podvignaroda.ru/?#id=20885228&tab=navDetailDocument
- ↑ На момент присвоения звания Героя Советского Союза.
Сылтамалар
үзгәртү- Герой турында
- Татар энциклопедиясе(үле сылтама)